Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлы Денис Яшманов — «Абилимпикс» милли чемпионаты финалының көмеш призёры

Чистайдан махсус хәрби операция ветераны Татарстанны «Пешекче эше» компетенциясендә тәкъдим итте

Чистайдан махсус хәрби операция ветераны Денис Яшманов «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионат финалында көмеш призёр булды. Ул Татарстанны «Махсус хәрби операциядә катнашучы» категориясендә «Пешекче эше» компетенциясендә осталыгын күрсәтёп лаеклы тәкъдим итте. Үзенең җиңүе белән Денис республиканың гомумкоманда уңышына зур өлёш кертте.

Милли чемпионат финалы Мәскәүдә узды. Аның нәтиҗәләре буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында республика медаль зачетында, башкаладан гына калышып, мактаулы икенче урынны алды. Җыелма команданың гомуми нәтиҗәсе — төрле дәрәҗәдәге 69 бүләк. Аларның шактый өлешен — 11 медальне (4 алтын һәм 7 көмеш) — махсус хәрби операциядә катнашучылар яулады. Моннан тыш, Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында беренче «Абилимпикс» чемпионатын оештырган өчен махсус бүләккә ия булды.

Денис Яшманов күләмле вакыйгада катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

— Беренче чиратта, «Абилимпикс» чемпионатын оештыручыларга, остазым, авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Вера Ефимовна Ширяевага, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының социаль координаторы Альбина Рамил кызы Сираевага һәм, әлбәттә, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Любис кызы Удачинага рәхмәт белдерәсём килә. Егетләр, шул исәптән мин дә, мондый ярдәмгә мохтаҗ, бу алга таба барырга һәм үз эшең белән шөгыльләнергә этәргеч бирә. Мине чараның колачы һәм детальләргә игътибар, безнең өчен тудырылган көнкүреш шартлары гаҗәпләндерде, барлык катнашучылар да үз талантлары белән сокландырды. Конкурста үз дисциплинамда лидерлар өчлегенә керергә өметләндем һәм беренче урыннарны алган егетләрнең шатлыгын уртаклашам. Без вакытны бик шәп уздырдык!

Чемпионатны ябу тантанасы «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында узды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә һәм һөнәри белем, шулай ук тёрнәкләндерүнең махсуслаштырылган техник чараларын алуга сертификатлар алдылар.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операция ветераны Денис Яшманов быел июль аенда Казанда узган «Абилимпикс» чемпионатының сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы пешекчеләре бишлегенә керде. Шуның нәтиҗәсендә ул колачлы ярышларның финал этабына юллама алды.

Безнең белешмә. Чемпионат «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Чик юк — кыю эш ит!» шигаре астында уза. Оператор булып һөнәри белем бирүне үстёрү институтының «Абилимпикс» милли үзәге тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев