Чистайда Житковлар утарын бер сумга саталар
Чистайда XIX гасырга караган Житковлар утары «ГИС Торги» порталында бер сумга сатуга куелган
Комплексның архитектура үзенчәлеге «кирпеч» һәм «агач» эклектика традицияләрен берләштерүдән гыйбарәт.
2023 елда төп йортның икенче катындагы бүлмәләрне 1,2 сумга сатканнар. Беренче кат шәхси милектә. Әмма инвестор объектны реставрацияләү буенча йөкләмәне үтәмәгән. 2025 елның октябрендә килешүне өзгәннәр, бинаны суд карары буенча тартып алганнар. Хәзер аларны яңадан сатуга чыгарганнар. Гаризалар 2026 елның 21 апреленә кадәр кабул ителә.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин ассызыклаганча, ташламалы бәя бар нәрсәне рөхсәт итүне аңлатмый. Әгәр инвестор вәгъдәләрен үтәмәсә, ведомство мирасны сакларга мөмкин булган башкаларны эзли. Хакимият органнары объектларны саклап калу өчен җаваплылыкны үтәүгә ирешәчәк.
Комитетта искәртүләренчә, хәзер инвесторлар өчен мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә ташламалы кредитлау программасы гамәлдә. Ставка еллык 9 процентка кадәр тәшкил итә. Тулырак мәгълүматны наследие.дом.рф. сайтында табарга була.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев