Чистайда Халыкара вафля көнен файдалы һәм тәмле билгеләп үттеләр
8нче номерлы «Кирпичный» ТҖС бинасында җылы очрашу узды
Чара өчен «тәмле» сәбәп – Халыкара вафля көне табылды. Әмма бәйрәм чәй эчү генә түгел, ә берничә буын чистайлыларны һәм «Алдынгылар хәрәкәте» проектларын берләштергән вакыйгага әверелде.
Уңайлы залда «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар, микрорайон халкы, шулай ук Әти-әниләр берлеге вәкилләре җыелды. Җирле «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Алдынгы яшь кызлар» проектын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. Әлеге юнәлеш кысаларында яшь катнашучылар хатын-кыз осталыгы нигезләрен үзләштерәләр, гаилә традицияләрен сакларга өйрәнәләр.
Бу көнне кызлар өчен төп остазлар – өлкән буын вәкилләре булды. Алар пешерү серләре һәм республикабызның милли ризыкларының уникаль рецептлары белән бик теләп уртаклаштылар.
Чара кунаклары аш-су турында бик күп яңалыклар белделәр, рецептлар язылган төсле китапларны өйрәнделәр һәм төрле вафля пешерү җайланмалары белән таныштылар.
– Әти-әниләр берлеге – ул безнең балаларыбыз өчен таяныч һәм ярдәм. Без күзәтүчеләр генә түгел, ә барлык процессларда да актив катнашучылар, – дип билгеләп үтте Әти-әниләр берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Гүзәл Шакирова. – Тәҗрибә әбиләрдән оныкларга күчә торган очрашулар буыннар арасындагы элемтәне сакларга һәм гаиләләрне ныгытырга ярдәм итә.
Яшьләр өчен мөмкинлекләрнең күпкырлы булуы турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Гатауллина сөйләде. Ул шулай ук кунакларны хәрәкәтнең актуаль проектлары белән таныштырды.
– «Алдынгы яшь кызлар» һәр бала күңеленә ятышлы эш таба һәм үз талантларын тормышка ашыра ала торган бик күп юнәлешләрнең берсе генә, – диде Гүзәл Гатауллина.
Чара күбрәк аш-суга багышланса да, иминлек турында да сөйләштеләр. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Рясова балалар өчен шәһәр урамнарында бозлавык вакытында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде, шулай ук ул рәсемле белешмәлекләр өләште. Ә дәртле караоке балаларга гадәти булмаган ысул ярдәмендә юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен ныгытырга ярдәм итте: иң активларга бүләккә яктылык кайтаручы беләзекләр бүләк иттеләр.
– Иркен бинабызда очрашулар даими булыр дип өметләнәм. Без элеккеге кирпеч заводы микрорайонында яшәүчеләрне генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең барысын да гаҗәпләндерергә әзербез, – дип нәтиҗә ясады 8нче «Кирпичный» ТҖС җитәкчесе Кристина Кучаева.
Бу чара очрашу өчен генә түгел, ә көндәлек мәшәкатьләрдән арыну өчен дә искиткеч сәбәп булды, барлык катнашучыларга дуслык, иминлек һәм гаилә җылысы мөһимлеген искә төшерде.
Илья Сологуб фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев