Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучының хатынын беренче баласы туу белән котладылар
Башкарма комитет җитәкчесе яшь әнине котларга килде һәм коляска бүләк итте
Бала тудыру йортының чыгару бүлегендә бүген тантаналы музыка яңгырады, ә анда булучыларның күзләрен яшь пәрдәсе сарды…
Барысы да яшь әнине беренче баласы туу белән котларга килделәр! Сабыйга Эрика дип исем кушканнар. Барысы дә мәш килгән вакытта ул рәхәтләнеп әбисенең җылы кочагында йоклап ятты.
— Барыгызны да әлеге шатлыклы вакыйга, дөньяга яшь чистайлы туу белән котлыйм! Безнең һәм дәүләтебезнең төп бурычларыннан берсе — илдә балалар санын арттыру. Менә сезнең кебек гаиләләр ярдәмендә бездә әнә шундый сөйкемле сабыйлар туа, — диде башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов. — Сезнең барыгызга да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен, гаилә башлыгы, нәни Эриканың әтисе исән-сау, батыр булып кайтсын! Нәни Эрикага тигез гаиләдә, әтиле-әниле булып үсәргә насыйп булсын. Без гаилә башлыгы илебезнең мәнфәгатьләрен яклаган әлеге гаилә өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез. Эдуард Рөстәм улы хакимият исеменнән яшь әнигә коляска бүләк итте.
ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева шулай ук әлеге ханымны кызы туу белән тәбрик итте һәм аңа бала туу турында таныклык тапшырды. Туганнары һәм бала тудыру йорты җитәкчелеге матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Ахырда барысы да бергәләп фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев