Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Елгачылар» скверы ачылды

Ул Елгачылар поселогында урнашкан

Күптән түгел Елгачылар поселогы микрорайонында «Елгачылар» скверын ачу тантанасы узды. Аны Елгачылар поселогының 7нче номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Татьяна Малхасян һәм шәһәр китапханәсенең 7нче номерлы филиалы методисты Елена Быкова оештырды.
Яңгырлы һәм салкын һава торышы әлеге чараны үткәрүгә комачауламады.

— Башлык Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне яңа ял урыны белән котлыйм! Мондый кечкенә скверны булдыру җиңел кебек тоелса да, монда бик зур эш башкарылган! Бу эшләр Татьяна Вячеславовна Малхасянның тырышлыгы белән оештырылды, моның өчен аңа рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Сез микрорайоныгызны яхшыртырга тырышасыз, шул ук рухта дәвам итегез, — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков. — Елгачылар поселогы күзгә күренеп үзгәрә, өстәмә тротуарлар төзелә, ишегаллары төзекләндерелә. Ләкин төзү — бер нәрсә, аны бит әле карап тотарга да кирәк. Әйдәгез, һәркемнең хезмәтен хөрмәт итик, чисталыкны саклыйк һәм яңа скверның матурлыгын бозмыйк.

Сквер зур булмаса да, бик уңайлы һәм матур. Ә аның исеме — шәһәребез елгачылары һәм элек поселок территориясендә урнашкан суднолар ремонтлау заводы турында тарихи истәлек.

Скверда урнашкан мәгълүмати стендлар елгачыларыбызның ничек эшләве һәм нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйли. Биредә элек Чулман киңлекләрендә йөргән суднолар экипажы әгъзаларының фотоларын карарга мөмкин.

2023 елда «Елгачылар» ТҖС «ТРның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» конкурсында катнаша, анда икенче урынны ала. Җиңгән өчен ТҖС 800 мең сумлык грант алган. Шуның 600 меңнән артыгы «Елгачылар» скверын төзекләндерүгә тотылган.

— Безнең Елгачылар поселогы микрорайонына кешеләр җыелып, анда буш вакытларын үткәрә алырлык шундый уңайлы җәмәгать киңлеге җитми иде. Менә без шундый сквер булдырдык, аны җәяүлеләр юллары, чәчәкләр һәм мәгълүмати стендлар белән җиһазландырдык. Күптән түгел нарат үсентеләре утырттык. Ә агач эскәмияләрне һәм чәчәкләр өчен савытларны безгә Сергий Радонежский мәхәлләсендә тәрбияләнүчеләр ясап бирде. Моның өчен аларга аерым рәхмәт! — дип билгеләп үтте Татьяна Вячеславовна. — Скверда ял итәргә, табигатьтән ләззәт алырга һәм кәефне күтәрергә мөмкин. Чистайлыларга ул шатлык кына китерер дип уйлыйм!

Фарход Муродович суднолар ремонтлау заводы ветераннары Геннадий Зюлин һәм Владимир Королев белән бергә символик тасманы кисте. Шуннан соң чараның икенче өлеше — Җиңү көненә багышланган митинг башланды. Патриотик җырлар һәм шигырьләр ярдәмендә ата-бабаларыбызның батырлыкларын данладылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

— Мондый сквер өчен зур рәхмәт, безгә, елгачыларга, бик рәхәт! Бу урын бик уңайлы, монда гаилә белән дә яки ялгызың гына да килергә мөмкин. Хәзер мин бу тыныч урынга ял итәргә киләчәкмен, — диде Владимир Королев. — Стендлардагы фотоларны карагач, шунда ук остазларымны һәм суднода ничек эшләвебезне искә төшердем. Күңелдә шундый җылы булды.

— Бу искиткеч скверны ачуда катнашуыма бик шатмын, — диде бирегә килүчеләрнең берсе Тамара Аблеева. — Хәзер бу урын яныннан үткәндә, скверга кереп ял итәчәкмен. Ул шулкадәр уңайлы һәм матур, монда һәркемгә ял итү рәхәт булачак. Ә миңа бигрәк тә, чөнки мин бу микрорайонда яшим.

Елгачылар скверы Бутлеров 43А адресы буенча ике күп фатирлы йорт арасында урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев