Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай студентлары сугышчыларга ярдәм итү өчен күңел ачулардан баш тартканнар

Чистай авыл хуҗалыгы техникумының беренче курс студентлары махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү өчен күңел ачулардан баш тартканнар.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумының 111нче төркем студентлары яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә зур үрнәк күрсәттеләр. Алар күңел ачу чарасына акча җыйганнар, әмма ахыр чиктә махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләргә ярдәм итәргә карар иткәннәр. Җыелган акчага алар дарулар сатып алганнар һәм гуманитар йөк җибәрү пунктына алып килгәннәр.

Төркемнең старостасы Илья Романов укытучыларга һәм техникум җитәкчелегенә патриотик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерә. Сыйныф сәгатьләре һәм тулаем уку вакытында ватаныбызны саклаучы сугышчылар турында сөйләшүләр алып барыла.

— Без «Беренче курс төркемнәре смотры» конкурсында җиңүче булдык, моның өчен безгә акчалата бүләк тапшырдылар. Төркемдәшләр белән кинога яки боулингка барырга планлаштырдык. Сыйныф сәгатендә без акчаны ничек һәм кая тотачагыбыз турында сөйләштек. Шунда сыйныф җитәкчебез Наталья Павловна Рыбина бүләкне махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм — дарулар сатып алуга тоту идеясен тәкъдим итте, — дип сөйли Илья.
Моннан элегрәк битараф булмаган чистайлы Айрат Хамматов ВКонтакте шәхси битендә гуманитар ярдәм җыю турында сөйләгән иде. Егетләр бу постны тапканнар һәм читтә калмаска, гуманитар ярдәм җыюда катнашырга карар иткәннәр.

— Берсүзсез һәм бертавыштан без кураторыбызның мондый тәкъдимен хупладык. Күңел ачулар көтеп торачак, хәзер безнең өчен иң мөһиме — үзебезнекеләргә ярдәм итү! Наталья Павловна мондый чараларда күп тапкырлар катнашкан, шуңа күрә кирәкле даруларны сатып алу һәм аларны тапшыру тәртибен белә. Сыйныф җитәкчебез кирәкле әйберләрне сатып алганнан соң, без аның белән бергә кирәк-яракларны гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырдык, — дип безнең белән уртаклаша 111нче төркем студенты Владимир Емелин.

Шул ук төркемдәге ике студентның әтисе көз көне махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән, бу читтә калмас өчен тагын бер сәбәп булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр төркемдәшләренә рухи яктан да ярдәм итәргә тырышалар, һәрвакыт бергә булалар. Шуңа күрә команданың смотр-конкурста җиңүенә гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки җиңүгә туры юл — ул бердәмлек.

— Безнең гамәлебез шулкадәр яңгыраш алыр дип уйламаган идек. Бу танылу өчен түгел, ә ихластан эшләнде, — диләр егетләр.
Шушы көннәрдә фронттан егетләргә җавап килгән. Сугышчылар рәхмәт белдереп видео яздырганнар һәм гуманитар йөкне тулысынча алулары турында хисап биргәннәр.

— Беренче курс студентларының күңел ачулардан баш тартып, безнең өчен дарулар сатып алулары сөендерә. Студентлар — сез менә дигән егетләр! Җиңү безнең якта булачак, — диләр сугышчылар видеомөрәҗәгатьләрендә.

Яшьләр хәзер менә шундый: бердәм һәм ватанпәрвәрлек хисе белән яналар. Горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев