Чистай районы Уракчы авылында бау паркы ачылды
Чистай муниципаль районы грантрайтерлары ярдәме белән волонтерларның актив төркеме 2023 елның 1 сезонындагы Россия яшьләре грантында «Шүрәле» Бау паркы» проекты белән катнашырга гариза биргән иде. Әлеге проект Уракчы авылында балалар бау паркын төзекләндерүне күздә тотты. Кирәкле документлар пакетын грамоталы җыю ярдәмендә проект җиңүчеләр рәтенә керде.
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә «Шүрәле» бау паркын тантаналы ачу булды. Иртәдән үк биредә бәйрәм тантанасы хөкем сөрде. Төрле шарлар белән бизәлгән мәйданчык бирегә килүчеләрне чакырып торды. Алар мәйданчык ачылганга кадәр үк җыела башладылар. Яңа уен аттракционын караганда балаларның күзләре шатлыктан очкынланып янып торды.
Уракчы авылында бау паркы ачылуны гаиләләрендә балалар үсүчеләр генә түгел, шулай ук әлеге җирлектә яшәүчеләр дә көтеп алдылар. Кечесеннән алып олысына кадәр әлеге мәйданчык төзелүен күзәтеп бардылар.
Муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов балаларны һәм өлкәннәрне әлеге искиткеч күңелле вакыйга белән тәбрик итте.
— Әгәр дә балалар мәйданчыклары кирәк икән, димәк, территориянең алда таба үсәчәгенә һәм киләчәккә өмет бар дигән сүз, — диде ул. — Балалар — безнең киләчәгебез, өлкәннәр балалар бәхетле, сау-сәламәт, нык булып үссеннәр өчен барысын да эшләргә тиеш. 2023 елның беренче сезонындагы Россия яшьләре гранты ярдәмендә Уракчы авылының актив волонтерлары, Татар Сарсазы авыл җирлеге катнашында менә шундый креатив бау паркы төзергә мөмкинлек туды. Балаларның ничек сикерүләрен, шатлануларын һәм яңа парктан нинди ләззәт алуларын күрү бик күңелле.
Шундый бау паркы балалар белән беррәттән зурларга да спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудыра.
– Шундый уртак чараларга тарту — бу сәламәт яшәү рәвешен, куркыныч хәлләрне һәм яман гадәтләрне кисәтү, ә проектны тормышка ашырганда алган тәҗрибәне авыл халкы киләчәктә спорт мәйданчыгын булдыру эшләрендә куллана алачаклар», — диде үзенең сәламләү сүзендә Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин.
Волонтерлык хәрәкәтенең асылын һәм аның буыннар күчүчәнлегендә үсешен тәгаенләүче «Бердәмлек» муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова әлеге искиткеч парк ачылу шатлыгы белән уртаклашты.
Волонтерлар һәм проект остазы Асия Субаева да балалар шатлыгын уртаклаштылар. Ул билгеләп үткәнчә, «Шүрәле» Бау паркы» балаларга һәм аларның әти-әниләренә күңелле ял итәргә һәм актив рәвештә гаилә ялын популярлаштырырга, авыл җирлегендә лаеклы тормыш шартлары булдырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук әлеге проектны тормышка ашыру авылның йөзен яхшы якка үзгәртергә һәм авыл халкы һәм кунаклар карашында аның җәлеп итүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирә.
Проект авторы Гөлнара Галимова ихлас күңеленнән әлеге башлангычны хуплаучы һәм аны тормышка ашыруда ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтен һәм әлеге авылда киләчәктә волонтерлык хәрәкәтенең үсешенә ышанычын белдерде.
Кунаклар тиз генә таралышырга ашыкмады. Барысы да әлеге онытылмас мизгелләрнең озакка сузылуын, яңа бау паркында озаграк булырга теләде. Балаларның шат авазлары кичкә хәтле яңгырап торды. Авылның киләчәге нәкъ менә алар кулында бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев