Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (3нче кисәк)
Ирле-хатынлы Абдулмоталлап һәм Зөһрә аларга һәртөрле ярдәм итәргә тырышканнар. Вәлидхан абзый колхозда счетовод булып эшләгән, ә хатын-кызлар (Хәдичә апа белән икетуган сеңлесе Илһамия Богданович хакында сүз бара. - Т.Б.) йортта, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Абдулмоталлап аганың кызы Хәнифә Хәдичә ханымның туйга бүләк иткән капрон оегын, ә Сәлимәсе Илһамия чиккән күлмәкне бик озак кадерләп саклап яшәделәр. Хәдичә ханым Себердә бер ел ярым чамасы гына яшәп, 68 нче яшендә вафат булды. Моталлап бабай (1887-1967) аның каберенә карагай агачыннан чардуган ясаган, ә аның Хәсән исемле улы тимерләр белән ныгыткан. Мәрмәр плитәдән эшләнгән кабер ташы озак еллар торды әле. Ул ташның тарихы да бик кызыклы (ташны Казаннан Зәйнәп Хәсәни - Хәдичә ханымның дусты) яздырып җибәргән
Сөрген сроклары беткәч, Вәлидхан Таначев белән Илһамия Богдановичлар Татарстанга кайтып киткәннәр. Әмма алар үзләренә яхшылык күрсәткән кешеләрне онытмаганнар. Себергә алардан күчтәнәчләр килеп торган. Кечкенә Әхмәткә укырга кергәндә хәтта сумкага кадәр җибәргәннәр алар. Бераздан Канскига тимер юл буйлап посылка килгәнен Сәлимә Муратова хәтерли, посылканы үзе эшләгән йөк машинасында ире Хисмәт алып кайткан икән. Вәлидхан Шәрәфетдинович хатыны каберенә яңа таш җибәргән булган. Хәзер дә ташта татарча язылган кайбер сүзләрне, ягъни «...кабер ташы, ...күз яше, иң әче, иң татлы, Вәлидтән» дигән сүзләрне укырга була. Без ташны истәлек өчен кабер кырына куеп сакларга булдык. 2016 елның 14 сентябрендә Татарстанның күренекле кызы Хәдичә Ямашева-Таначеваның каберенә яңа чардуган һәм яңа кабер ташы куелды. Шул ук көнне авылның Мәдәният йортында Корбан бәйрәме үткәрелде, авыл халкы аның рухына багышлап догалар кылды. 2016 елның 29 сентябрендә Хәдичә Ямашева-Таначеваның үлеменә 66 ел булды. Урының җәннәттә булсын, Хәдичә ханым!
P.S. Кабернең ташын, чардуганын яңарту Красноярск милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Вагыйз Исмәгыйль улы Фәйзуллин, Канскидан Фәил Шәрипҗан улы Кәримов һәм Абаннан Нурилә Сәфәр кызы, Гали Хәлил улы Фәйзуллин, Руслан Гали улы һәм Нурия Сәфәр кызы гаиләләре ярдәме белән эшләнде.
Аллага шөкер, милләтебезнең иң матур сыйфатын, ягъни кешеләрнең бер-берсенә хөрмәтен, туганыдай якын күреп ярдәмләшү кебек изге тойгыларын саклаганнар бар әле.
Әйе, йөрәк кичерсә дә, рәнҗешләрне хәтер кичерми, диләр, гаепсезгә рәнҗетелгән миллион корбаннарның берсе Хәдичә ханымның рухына догаларыбыз барсын, кабере өстендә үскән агач яфраклары, туган җиренең сагынулы сәламнәрен тапшыргандай, шыбырдашып аваз салсыннар аңа. Нахакка рәнҗетүләрдән барыбызны да Ходай сакласын, дияргә генә кала безгә.
Дуслык кадере
Вәлидхан аганың сөекле хатыны Хәдичә каберенә истәлек ташы утырта алуы үзе бер сокландыргыч тарихка ия. Бу тарихның үзәгендә Хәдичә апаның дусты Зәйнәп Ногман хаҗи кызы Хәсәни тора. Казанда туып-үскән Зәйнәп апа халкыбызга бик билгеле шәхес. Әтисе Ногман хаҗиның, атаклы иганәче буларак, халкыбызга күрсәткән игелекле эшләре хакында матбугатта мәкаләләр чыкты. Зәйнәп ханым башта «Халидия» мәдрәсәсендә, соңрак өй шартларында гимназия күләмендә белем алган, үзенә приданга бирелгән акчасын ире Әхмәтгәрәй Хәсәнигә биреп, «Аң» журналы чыгаруга ярдәм иткән һәм әдәбиятны яхшы белгәнгә күрә, нәшрият эшләренә дә якыннан катнаша алган. Болар өстәвенә бөек шагыйребез Г. Тукайның олы хөрмәтенә ирешкәнен дә әйтергә кирәктер. Шагыйрьнең үлеме алдыннан соңгы хаты да Зәйнәп Хәсәнигә язылган.
Зәйнәп ханымның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып йөрүе мәгълүм. Изгеләр урынында йөртелергә лаек Фатиха Аитованың татар кызлары өчен ачылган мәктәбендә дә (1909) һәм соңрак 1916 елда ачылган гимназиясендә дә ул попечительләр советы әгъзасы була, хатын-кызлар хәрәкәтендә дә актив катнаша.
Ире Әхмәтгәрәй 1931 елның 7 гыйнварында кулга алына. Сәбәбе - имеш, ул эмигрант Гаяз Исхакыйның әсәрләрен журналында бастырган, хат алышкан. Репрессиягә шулай дучар булган Әхмәтгәрәй Ак диңгез - Балтыйк каналын төзүдә катнаша. Канал төзелеп беткәч, аны мәңгелек сөргенгә Себергә озаталар. Сәламәтлеге югалган Әхмәтгәрәй юлда үлә, гәүдәсен Иркутск тирәсендә поезд тәрәзәсеннән ыргыталар.
Бәла ялгыз йөримени ул. Ирен югалткан Зәйнәпкә тагын биш баласы үлемен дә кичерергә туры килә әле. Хәдичә һәм Зәйнәп ханымнар бик якын дус булалар. Гүзәл холыклары, фикер уртаклыгы берләштерә аларны. Рәхимсез язмышлары аерып, Хәдичә апа кулга алынгач, мөмкин булганда хәбәрләшеп яши алганнар икән. Красноярск краена мәңгелек сөргенгә җибәрелгәч тә, хатлар алышу дәвам иткән.
Хәдичә апаның Казанга дусты Зәйнәп Хәсәнигә язган кайбер хатлары сакланган. Ул анда Казанны өзелеп сагынуын язган. Коми АССРның иң кабәхәт лагеренда утырган вакытында лагерь палачларының хатын-кызларны ирләр белән мунчага бергә кертеп тилмертүләрен язган. Ул хакта укыганда, конвоирларның шыр сөяккә калган хатын-кызларның тәннәрен хурлап шаркылдап көлгән авазларын ишеткән төсле буласың. Раббым, бу явызлыклар кабатланмас дип, кайсыбыз ышана ала. Нигәдер бу юлларны язганда, күренекле шагыйребез Шәехзадә Бабичның шигъри юллары искә төшә:
Утырдым мин тауның күкрәгенә,
Җырлар язам, җилкәй, исми тор!
Чишмәкәй, тын! Әкрен!..
Чү, шаулама,
Үткән гомерем, искә төшми тор!
Хәдичә апаның да гомеренең тәүге мизгелләре искә төшкәндә, кичергән гаделсезлекләре бәгырьләрен көйдергәндер кебек.
Дусты Зәйнәпкә сөргеннән язган хатларыннан берничә өзек тәкъдим итәм:
«Газизем, Зәйнәп җаным! Сезне сагынып, синнән хәбәр алмаганга бик борчылып, яхшылык теләп калам... авыруың хакында Нәһимә язган иде. Зәйнәп җаным, бар иде бит синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп, чәй эчкән вакытларыбыз. Әй, Ходаем, ни булды, нигә соң безгә мондый язмыш, ник мин шундый бәхетсез булдым икән?! Кешеләребезне түгел, Казанны өзелеп сагынам. Һәр вакытны йә бер, йә икенче урам исемә төшеп кенә торалар. Артык күрмәскәдер инде дип уйлыйм...»
Хатларында ул җырлары аша да бу рәхимсезлектән никадәр бәгырьләре өзелгәнен белдерә:
Хатлар язарга утырсам, яшь каплый күзләремне,
Яшь каплый да күзләремне, яза алмыйм сүзләремне.
Чишмәбезнең суы салкын, куйдым гөлләр үрергә,
Ике кулым канат булса, барыр идем күрергә.
Лагерьда, сөргендә яшәүләр бик нык алҗыткан Хәдичә апаны. «Зәйнәп, мин бу тормыштан бик туйдым, – дип яза ул тагын бер хатында. – Вакытлы гына бер җиргә урынлашып, үлем көтеп кенә утырасым килә.
Тормышта ни ямең бар, күңелең шат булмаса,
Күргәнем артык, кабереңдә тик ятарсың, ичмаса».
Зәйнәп ханымның ничек тә дустына ярдәм итәргә, күңел төшенкелегеннән аерырга тырышканы билгеле.
Искә төшерик, ире Әхмәтгәрәй Хәсәни кулга алынгач, бөтен мал-мөлкәтләре талап алынган Зәйнәп апа матди кыенлыклар кичерә. Әмма сөргендәге дусларына ярдәм күрсәтергә, ничек тә җай табарга тырышкан бу игелекле җан. Рәхмәт аңа.
«Синең җибәргән акчаларыңны 20 сендә алдык, – дип яза Хәдичә апа. – Сиңа тагын нинди генә рәхмәтләр укыйм икән. Акчабыз тәмам беткән иде. Акча бәйрәмгә килеп җитте. Бик шәп булды. Син минем әнием кебек булдың инде». Хатның язылу датасы юк. Шулай да 1950 яки 1951 елда язылган булырга тиеш.
Репрессияләнгән зыялыларның тормышларын өйрәнүчеләр 1949 елда яңадан кулга алынучылар хакында «алар иң юаш, тыйнак кешеләр булганнар» дип язалар. Бу юашлык түгел, өметсезлек булган, диясем килә. Чөнки беренче тапкыр кулга алынганда «бу ялгышлык, дөреслек җиңәр, иреккә чыгарбыз» дип өметләнгән булсалар, икенче кабат бу бәхетсезлеккә дучар булгач, нәрсәгә өметләнсен ди кеше? Хәдичә апаны да шул өметсезлек җиңә. 1951 елда, Сталин үләргә ике ел калгач, ул үлеп китә һәм Красноярск краеның Абан районы Эстәрлетамак авылы зиратында күмелә. Вәлидхан Таначев, сөекле Хәдичәсенең каберенә чардуган куеп, таш ясата алган. Бу очракта да Вәлидханга Зәйнәп апа ярдәмгә килгән икән. Рәхмәтебез рухына ирешеп шатландырсын аны. Вәлидхан аганың хатыннан шундый юлларны укыйбыз: «Кадерле, чын дустым Зәйнәп! Сагынычлы ихтирамлы сәлам. Зәйнәп, сезнең хатларыгыздан, миңа күрсәткән дуслык хөрмәтләрегездән мәхрүм булу миңа һәрвакытта да зур кайгылардан булачак. Хәдичәнең юклыгы минем бөтен хәятымда тәэсир. Минем вакытсыз картаюым да Хәдичәнең юклыгында. Хәдичәне онытып булмый.
Зәйнәп, минем тагын йомышым бар: Хәдичәнең каберенә бер таш утыртасы иде. Бу тирәдә һич рәтләп булмый - юк, ташчы да һәм аны язучы да. Сезнең Казанда матур, почта белән җибәрерлек, кабер ташлары яздырып булмас микән. Зур ташны бирегә китереп мөмкин булмас. Кечерәк тактаны посылка белән дә алып булыр иде. Менә син, Зәйнәп, шул тугрыда сөйләшеп, белешеп карасагыз, дим. Җәйгә Хәдичәнең кабере өстенә ихата куйдырам. Менә шул вакытта ул тактаны да ябыштырыр идек...
«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды
Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев