Чистай дәүләт автоинспекциясе начальнигы юлларда балаларны сагалап торган төп куркынычлар турында искә төшерде
Ел башыннан Чистай юлларында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларында 5 балигъ булмаган бала зыян күргән
Язгы каникул көннәрендә юлларда балалар иминлеге мәсьәләләре аеруча актуальләшә. 23 марттан 5 апрельгә кадәр Чистай районында, бөтен Татарстандагы кебек үк, «Язгы каникул»лар кисәтү акциясе уза. Даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерүнең ни өчен мөһим булуы һәм балаларны юллардагы фаҗигаләрдән ничек саклап калу турында без Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Дмитрий Зинин белән сөйләштек.
– Дмитрий Викторович, безнең районда балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының статистикасы нинди?
– Ел башыннан Чистай районы юлларында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларында биш балигъ булмаган бала зыян күрде, шуларның өчесе – пассажирлар. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә чакырам. Өлкәннәрнең яшь пассажирларны саклауга ваемсыз мөнәсәбәте проблемасы бик актуаль булып кала.
Статистика күрсәткәнчә, пассажир балалар катнашындагы күпчелек фаҗигаләр нәкъ менә гади иминлек кагыйдәләрен санга сукмаган өлкәннәр гаебе белән килеп чыга. Тизлек режимын игътибарсыз калдыру, автомобиль белән арыган хәлдә идарә итү, һава шартларын исәпкә алмау – болар барысы да балалар гомеренә һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудыра. Ни кызганыч, күп кенә ата-аналар автоутыргычларны баланы саклау чарасы буларак түгел, ә бары тик штрафтан качу ысулы буларак кабул итәләр.
– Сез әти-әниләргә нәрсә җиткерергә теләр идегез?
– Һәр гаиләгә гади генә хакыйкатьне җиткерергә кирәк: балалар автоутыргычы яисә тотып тору җайланмасы – Дәүләт автоинспекциясе ихтыяҗы түгел, ә әти-әни тормышында булган иң кыйммәтле нәрсәнең – баланың гомере һәм сәламәтлегенең иминлеге гарантиясе. Татарстанда агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 1500дән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Күз алдына китерегез: 1500 гаилә, 1500 бала, аларның гомерләре сәфәр вакытында балаларны тотып тору җайланмасы кулланылмаганга гына куркыныч астына куелган. Һәрбер ата-анага мөрәҗәгать итәм: иң кадерлеләрегезне куркыныч астына куймагыз! Баланы балалар утыргычыннан башка йөртү – ул акланмаган һәм бик куркыныч сайлау.
– Җәяүле балалар белән вәзгыять ничек?
– Ел башыннан зыян күргән биш баланың икесе – җәяүлеләр. Җәяүле балаларның юлларда һәрвакыт игътибарлы булуы мөһим. Машина юлын аркылы чыкканда, һичшиксез, як-якка карарга, кагыйдәләрне бозмаска, юлга йөгереп чыкмаска, ә машина юлы аша тыныч кына чыгарга, капюшоннарны һәм колакчыннарны салырга, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрергә кирәк.
– Урамнарда мототехника һәм индивидуаль мобильлек чаралары барлыкка килә…
– Язгы-җәйге чор башлану белән балаларның питбайк, квадроцикл, мотоцикл, электр самокатлары һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын куллануның куркыныч булуын искә төшерү аеруча мөһим. Бу техника уенчык түгел. Балага еш кына вәзгыятьне бәяләү һәм моңа дөрес җавап бирү авыр. Мондый техника белән идарә итү нәтиҗәләре – абстракт куркыныч түгел, ә тар-мар килгән язмышларның, имгәнгән балаларның, әти-әниләрнең күз яшьләренең чынбарлыктагы вакыйгалары.
– Хәзер районда «Язгы каникул»лар акциясе уза. Аның турында тулырак сөйләгез әле.
– Әйе, бу бигрәк тә мәктәп укучыларында башланган язгы каникуллар белән бәйле рәвештә актуаль. Әлеге кисәтү акциясе кысаларында балаларга һәм ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында мәгълүмат бирүгә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча рейдлар үткәрүгә, мәктәп укучыларының да, өлкәннәрнең дә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалануын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә.
Ахырда тагын бер тапкыр әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның иминлеге сезнең кулларда. Шәхси үрнәк, юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы караш һәм баланы саклау турында кайгыртучанлык белән сез иң кадерлесен – аның гомерен һәм сәламәтлеген саклыйсыз. Гади кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Каникуллар фаҗига түгел, ә шатлык вакыты булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев