Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар башлыкка: «Фатирлар буенча рейдлар түләүләрне киметергә ярдәм итте»

Дүшәмбе көнне, 20 майда, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов ОДН исәпләү мәсьәләләре буенча күпфатирлы йортлар буенча чираттагы йөрүдә катнашты.

Ул чистайлыларның яшәү шартлары белән кызыксынды. Карап йөрү барышында гомум­йорт ихтыяҗларына түләүләрнең арту сәбәп­ләре ачыкланды.
ОДН проблемасы ел башында республика дәрәҗәсендә билгеләнде. Ул вакытта шундый кис­кен тора иде ки, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан борчылып, муниципаль берәмлекләр башлык­ларына әлеге проблеманы хәл итәргә кушты. Шәһәребездә берничә төркем оештырылды, алар­ның составларына баш­лык һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары керде. Һәр айны 20сеннән 25енә кадәр алар су һәм электр энергиясе өчен ОДН 20 проценттан артып китүче йортлар буенча рейдлар үткәрәләр.
Шундыйларның берсе Но­восельская урамындагы 67 нче йорт булды. Биредә муниципаль район башлыгыннан кала торак хезмәтләре, салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, исәп-хисап үзәге вәкилләре булдылар. Илдус Әхмәтҗанов әлеге йортта яшәүчеләр белән шәхсән үзе сөйләште, аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен кемнәрнең түләмәве һәм шулай итеп үз күр­шеләренекен урлаучылар турындагы фикерләре белән кызыксынды. Чис­тайлылар бу мәсьәләдә тәртип урнаштырып була дип ышаналар һәм шундый карап йөрүләрне нәтиҗәле дип саныйлар. Моннан кала, муниципаль власть та нәтиҗәлерәк эшли башлады. Әгәр элек бер көндә дүрт төркем егермегә якын йортны тикшереп чыккан булса, хәзер алты комиссия инде утызлап йортны тикшерә, ресурсларны урлауларны, фатирларда теркәлмәгән яшәүчеләрне, торак-ком­муналь хезмәтләр өчен явызларча түләмәү­че­ләрне ачыклыйлар.
-Бу эштә иң кыйммәтлесе - яшәүчеләр белән аралашу, алар бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген дә әйтәләр, -дип саный Илдус Әхмәтҗанов.
Мәсәлән, әлеге йортта яшәүче Нина Сидорова (кондитер фабрикасының элеккеге сыра цехы начальнигы) башлык белән суны янга калдыру, оптималь файдалану (рәсемдә) турындагы фикерләре белән уртак­лашты, аның кайбер тәкъдимнәрен башлык язып алды.
Бу көнне күпфатирлы йортларны тикшерү буенча шундый төркемнәр Тегермән мәйданы микрорайоныннан кала, мебель фабрикасы, автовокзал, Медиклар йорты, елгачылар поселогы һәм сәгать заводы микрорайоннарында да эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев