Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Сабантуй 8 июньдә булачак

Чәчү кампаниясе тәмамлана, ә шуның белән бергә борынгы, әмма беркайчан да сулмас бәйрәм - Сабантуй җитә.

Быел ул безнең шәһәрдә июньнең икенче шимбәсендә булачак. 9 сәгатьтә ипподромда ат чабышларын яратучыларны көтәләр, ә бәйрәмнең төп өлеше 11 сәгатьтә үзәк стадионда башланачак. Программада - милли көрәштә батыр исемен яулауга тырышу, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү, матур сәхнәләштерелгән тамаша, милли уеннар, конкурслар, җирле артистларның һәм Казан кунагы - танылган татар башкаручысы Айдар Фәйзрахманов чыгышы.
Быел Сабантуй районның күп авылларында узачак, ә менә дигән халык йоласы - сөлгеләр җыю аңа башлангыч булачак. Гомумән, якташлар, дуслар, туганнар белән очрашып ял итәргә менә дигән сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй