Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай» индустриаль паркына алга таба ничек үсәргә

Чистайда эш сәфәре белән Внешэкономбанк идарәсе рәисе урынбасары Ирина Макиева булды. Ул шулай ук Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем җитәкчесе булып тора. ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева белән бергә ул «Чистай»...

2010 елда Чистайга федераль һәм республика бюджетларыннан үсеш инфраструктурасын булдыруга акча бүлеп бирелде. Аның хисабына су, җылылык, газ белән тәэмин итү, элемтә, энергетика хуҗалыгы объектлары, автоном модульле котельный, мәйданчыкка бару юллары төзелде.
- Мин сезнең игътибарыгызны индустриаль парк­та мөмкин кадәр күбрәк эш урыннары булдыруга юнәл­тәм, - дип ассызыклады Ири­на Макиева, - бу дәүләт сезнең алдыгызга куйган төп бурычларының берсе.
Индустриаль паркның булачак резидентлары инфузион эремәләр, газ исәпләгечләре, коеп ясалган продукция, торба изоляциясе, сыекландырылган газ җитештерү буенча җайланмалар, сыра чыгаруны көйләп җибәрергә исәплиләр. Алар үз инвестицион проектларын муниципаль район башкарма комитетында җәелдерелгән стендларда тәкъ­дим иттеләр. Индуст­­риаль парк мәйданчыгында бар­лы­гы меңгә якын яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Шулай, «Диотех» ширкәте газ исәпләгечләре чыгаруны көйләп җибәрергә ниятли. Предприятие 60 яңа эш урыны булдырырга исәпли. Бер елда 216 миллион сумлык 72 мең исәпләгеч ясау планлаштырыла. Инвестицияләр суммасы 150 миллион сум тәшкил итәчәк.
«Дельрус Чистополь» ПО» ширкәтендә елына 764 миллион сумлык медицина продукциясен 50 хезмәткәр чыгарачак. Аны ачуга һәм эшләтеп җибәрүгә миллиард сумнан артыграк тотылачак.
«Яңа технологияләр» пред­приятиесендә 50 яңа эш урыны булдырылачак. Производствога инвестицияләр елына 122 миллион сум тәшкил итәчәк. Биредә 575 миллион сумлык продукция чыгару планлаштырыла.
«БИО Технологии Чистополь» ширкәтен эшләтеп җибәрү 4,9 миллиард сумга төшәчәк. 150 кеше аксым концентраты, каты биоягулык һәм шикәрле сироп чыгарачак.
Иң көтелгән проектларның берсе - сыекландырылган газ җитештерү. Предприятие булдыру турында ТР Хөкүмәте һәм «Газпром Газ-мотор ягулыгы» ширкәте арасында 2015 елның декабрендә килешү төзелә. «Чистай» индустриаль паркы территориясендә сәгатенә 1 тонна җитештерүче вакытлыча җайланма куелды. 2030 елга сыекландырылган газ җитештерү куәтен сәгатенә 24 тоннага кадәр арттырырга планлаштырыла.
«Татремстрой» ширкәте «Энергияне саклаучы технологияләрне газификацияләү һәм инженер челтәрләрне үстерү фондына» пенополиуретан торбалар кую белән шөгыльләнәчәк. Инвестицияләр күләме 80 миллион сум тәшкил итәчәк.
«Татспиртпром» холдингы тарафыннан логистик үзәк һәм сыра заводы төзү планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 300 миллион сум тәшкил итәчәк.
Шуннан соң башкарма комитетның конференц-залында индустриаль паркны алга таба үстерү перспективасы турында киңәшмә булды. Нигездә, сүз сәнәгать секторын үстерү турында барды.
- Сездән Чистайны социаль-икътисадый үсеш территориясе категориясенә күчерү буенча эшне тизләтүегезне сорыйм, - диде Ирина Владимировна, Дмитрий Ивановка мөрәҗәгать итеп. - Бу яңа резидентларга, ә алар, күргәнемчә, арткан, сизелерлек салым ташламалары тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк. Үз чиратында дәүләт шулай ук моношәһәрләргә ярдәм итү мәсьәләләрендә читтә калмаячак. Дәүләт ярдәменең төп объектлары - төп урамнарны ремонтлау, телемедицина һәм ашыгыч медицина машиналары. Һәр моношәһәргә, шул исәптән, Чис­тайга, ким дигәндә, берәр машина җибәреләчәк.
Ирина Макиева «Төзекләндерүдә биш адым» проекты өчен идеяләр сайлап алуга кушылырга тәкъдим итте. Моногорода.рф сайтында шәһәр мохитен яхшырту буенча идеяләр калдырырга мөмкин. Порталда моношәһәрләр турында мәгълүмат, төбәкләрдән яңалыклар һәм махсус бүлек бар, анда яшәүчеләр җәмәгатьчелек киңлекләрен яхшырту буенча үз идеяләрен һәм фикерләрен тәкъдим итә алалар. Сайтка кергән тәкъдимнәр, эшкәртелгәннән соң, «Шәһәрлеләрнең идеяләре» дигән махсус бүлектә урын алачак. Идеяләр тәкъдим итү февраль азагына кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң барлык материаллар муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә тапшырылачак.
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов моношәһәр буларак Чистайның перспективаларын тәкъдим итте.
- Муниципаль власть тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында киң перспективага бурычлар билгеләде, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич, - индустриаль тармакны үстерү белән бергә төп басым шулай ук шәһәрдә мәдәни-тарихи һәм вакыйгалы туризмны үстерүгә ясала.
Киңәшмәдән соң Ирина Макиева Борис Пастернак музеена барды һәм Скарятинский бакчасында язучының һәйкәлен карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай комиссия