Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай эшмәкәрләренең яртысыннан артыграгы ЕГАИСка тоташты

Татарстанда 1 гыйнвардан исерткеч эчемлекләрне яңа система - ЕГАИС (алкоголь продукциясен җитештерү һәм аның әйләнешенә контрольлек итү өчен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) буенча сата башлаячаклар.

Аның ярдәмендә һәр шешә туры килүгә тикшерү узачак һәм җитештерүчедән кулланучыга кадәр тулы контроль алып барылачак.
- 1гыйнвардан кибетләрдә сатыла торган исерткеч эчемлекләрнең һәр шешәсе сканер аша узачак һәм бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система аша тикшереләчәк, - ди ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге начальнигы Александр Саунин. - Анда алкоголь продукциясе һәм аны җитештерүчеләр турында бөтен мәгълүмат булачак. ЕГАИС исерткеч эчемлекләрне сату базарын җайга салырга, ялган продукция куючыларны һәм сатучыларны ачыкларга ярдәм итәчәк, дип фаразлана. Компьютер чынга бик охшаган акциз маркалары ялган алкогольне дә таный ала.
- Чистайда сәүдә нокталарының яртысыннан артыграгы ЕГАИС системасына тоташкан инде. - Беренчеләрдән булып системага "Пятерочка" кибет­ләр челтәре, шулай ук Чистайда булган башка эре ритейлинг челтәрләр тоташтылар, - дип билгеләп үтте муниципаль районның сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова. - Әлегә ЕГАИСка тоташкан барлык сәүдә нокталары исерткеч эчемлекләрне сатып алуга эшлиләр. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда исерткеч эчемлекләрне ваклап сатуны 178 сәүдә объектында 57 оешма башкара.
Ә ЕГАИСка тоташуга эшмәкәрләрнең мөнәсәбәте нинди?
- Без алкоголь продукциясен сату белән күптән шөгыльләнәбез инде, - дип уртаклашты "Мечта" кибете директоры Любовь Данилова, - башта катлаулы булыр дип уйлаган идек, әмма бернинди авырлыгы да юк диярлек.
Дөрес, әйтергә кирәк, кайбер эшмәкәрләр әлеге системага тоташып тормаганнар, ә исерткеч эчемлекләрне күпләп сатып алганнар.
29 октябрьдән ТР дәүләт хезмәтләре порталында ЕГАИС буенча форум эшли башлады, анда эшмәкәрләр үзләренең сорауларын бирә алдылар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белгечләре тарафыннан муниципаль районнар хакимиятләре белән берлектә оештырылган очрашу-семинарлар сәүдә нокталарын системага тоташтыруга багышландылар. Шундый очрашу Чистайда да узды, анда эшмәкәрләр бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Әлбәттә, күбесен системага тоташу процессы кызыксындыра.
Хәзерге вакытта барлык теләүчеләргә ЕГАИСка тоташу, шулай ук Татарстан территориясендә хисап һәм касса программаларын көйләү буенча хезмәтләр күрсәтергә әзер булган оешмаларның исемлеге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүматлар базасында бар.
- Системада проблемаларсыз эшләү өчен эшмәкәрләргә бераз акча кертергә кирәк, - ди "Тонекс" фирмасы директоры Любовь Кольцова. - Без шәһәрдә 20ләп сәүдә ноктасын системага тоташтырдык, бездән башка моның белән тагын берничә фирма шөгыльләнә.
Товар белән тәэмин итүче тарафыннан төяп җибәрелгән барлык товар-транспорт накладнойларын ЕГАИСта теркәргә һәм система тарафыннан киләчәктә раслату өчен җибәрергә, кибет хезмәткәрләренә сатып алу фактын исәпкә алу программасында расларга кирәк булачак. Шуннан соң мәгълүмат "транспорт модуле" ярдәмендә системага тапшырылачак һәм шифрланган хәлдә җибәреләчәк, шулай ук квалификацияләнгән сертификат һәм аппарат ачкыч ярдәмендә электрон имзаланачак.
ЕГАИСны ваклап сатуда кулланган­да һәр сатып алучы махсус код белән махсус өстәмә чек ала. Мобиль теле­фондагы кушымта ярдәмендә ул шунда ук алкоголь продукциясен җитештерүче һәм сатучы турында, сәүдә үзәгендә алган алкоголь продукциясенең легаль чыгышы таныклыгы турында мәгълүмат алачак. Шулай итеп, ЕГАИСны кертү максаты тормышка ашачак - сатып алучыга ялган аракы сата алмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X