Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады

Узган шимбәдә ХХХ Авыл спартакиадасы кысаларында ярышларның соңгы этабы булды. Авыл спортчылары Каргалы авылында очраштылар.

Финал ярышлары катнашучыларны тантаналы сәламләүдән башланды. Рәхмәт сүзләре белән Чис­тай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чыкты. Ул командаларга уңышлар һәм иң көчлеләргә җиңү теләде.
Шуннан соң катнашучылар ярышларга керештеләр. Спортчылар аркан тартуда, армрестлинг, гер күтәрүдә һәм милли көрәштә көч сынаштылар.
Көрәш кискен барды. Катнашучылар үз авыл җирлекләренең данын якладылар, җиңү өчен көрәштеләр һәм иптәшләре өчен чын күңелдән борчылдылар. Спортчылар белән бергә авыл җирлекләре башлыклары да дулкынландылар, аларга көч биреп тордылар, җиңелү ачысын һәм җиңү шатлыгын уртаклаштылар.
Барлык ярышлар тәмамланганнан соң, спартакиадада җиңүчеләр билгеле булды. Гомумкоманда зачетында Чистай авыл җирлеге (Луч) командасы беренче урынны алды. Икенче урын Гаделша авыл җирлегенә бирелде. Ярыш йомгаклары буенча өченче мактаулы урынга Каргалы авыл җирлеге командасы лаек булды.
Катнашучыларны котлыйбыз һәм киләсе елда яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Авыл спортчылар