Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозыклык белән көрәшүдә Коръән һәм Тәүрат булыша

Политехника көллияте укытучылары һәм студентларының власть вәкилләре һәм дин эшлеклеләре белән очрашу темасы коррупцион бозуларга багышланган иде.

Очрашуны ачып, көллият җитәкчесе Н. Минабетдинов хәзер коррупция мәсьәләләре өлкән буынны гына түгел, яшьләрне дә борчый дип билгеләп үтте. "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов мондый очрашу очраклы гына оештырылмаган дип сөйләде. Яшь буын Коръәнгә һәм Бибилиягә таянып, әлеге изге китаплар ярдәмендә коррупциягә үз мөнәсәбәтен белдерә алды. Ул бары тик һәр кеше: "Әйе, мин коррупциягә каршы, мин ришвәт алмаячакмын һәм бирмәячәкмен" дип әйтсә генә бетәчәк. Бары тик уртак көчләр белән генә әлеге авыруны җиңәргә мөмкин дигән фикер яңгырады. Диакон Виталий һәм Мөнир хәзрәт әлеге куркыныч күренешкә үз фикерләрен белдерделәр, чөнки коррупция илгә генә зыян китереп калмый, ә яшьләрнең күңеленә дә зыян сала. Һәр кеше бәхеткә, иминлеккә омтыла, тик биредә әхлакый чикне узарга, законнарны бозарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев