Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүлек начальнигы кабул итә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы белән шәхсән очрашу мөмкинлегеннән күп шәһәрлеләр файдалана һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алалар.

Диалогның шундый формасы даими үткәрелә һәм ул халык өчен дә уңайлы, нәтиҗәсе дә бар. Ай саен хокук тәртибен саклауның терәк пунктларының берсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Алексей Соколов гражданнарны кабул итә. Чираттагы шундый кабул итү 7 февральдә шәһәр үзәгендә урнашкан терәк пунктта булачак, адресы Бебель урамы, 114. Алексей Владимирович иминлекне тәэмин итүгә, хокук тәртибен ныгытуга, хокук бозуларны кисәтүгә, шулай ук җинаятьләрнең ачылуына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Сүз уңаенда, узган ел җинаятьләрне ачу проценты арткан. Кисәтү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү, урлау, талау кебек теркәлгән җинаятьләр саны кимегән. Ә мөрәҗәгатьләрнең артуы күпчелек шәһәрлеләрнең полициягә ышаныч күрсәтүе, аның белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев