Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең максат – җәмгыятьне бергә җыеп туплау

3 нче номерлы"Үзәк" территориаль җәмәгать советының беренче адымнары конкрет нәтиҗәле эшләр белән билгеләнде.

-Иң олы бәйрәм - Җинү көне якынлашып килә иде, - ди территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Ирина Ларионова. - Гадәттәгечә, парадтан соң сугыш ветераннары Скарятинский бакчасына аралашырга, иҗат коллективларының чыгышларын карарга дип җыелалар. Медицина училищесы, педагогия һәм политехник көллият волонтерларын оператив җыйдык һәм территорияне җыештырырга бергәләшеп чыктык. Студентлар бик тырыштылар, бакчаны идеаль тәртипкә китерделәр. Киләсе хезмәт десанты - "Чиста ярлар" акциясе "Яшьлек" паркында узды. Шундый ук күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән егетләр һәм кызлар шәһәрлеләрнең ял итәргә яраткан урыннарында чисталык урнаштырдылар. Предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре көнкүреш калдыкларын чыгару өчен транспорт бүлеп бирделәр.
Территориаль җәмәгать советы Чистайның тарихи өлешендә урнашкан һәм безнең алда шәһәрнең алыштыргысыз борынгы йөзен, аның тыныч урамнарының төсен сак­лап калу максаты тора. Ә матурлык, билгеле, чисталыктан һәм тәртиптән башлана. Безнең уртак өебезне дә чисталыкта, пөхтәлектә тотарга кирәк. Җәмәгать советының һәрбер әгъзасына урамнар беркеттек. Без аларны карап, халык белән танышып чыктык, аларның проблемалары белән кызыксындык, чишелергә тиешле мәсьәләләрне контрольга алдык. Кайбер социаль мәсьәләләрне чишә алдык. Микрорайонда күп еллар дәвамында социаль хезмәт ярдәменнән баш тартучы ялгыз олы яшьтәге хатын-кыз яши. Ярдәмне кабул итәргә күнектердек. Бүгенге көндә аңа социаль хезмәткәр, медицина училищесыннан волонтер беркетелгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балага Балалар һәм яшьләр иҗат йортындагы бассейнга бушлай йөрү мәсьәләләсе уңай хәл ителде. Социаль яклау идарәсе белән парт­нерлык мөнәсәбәтләре урнашты, беренче тапкыр мәктәпкә баручы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия акциясендә катнаштык, аларга бүләкләр әзерләдек. Балалар һәм яшьләр иҗат йорты базасында спорт чаралары, иҗади конкурслар, муниципаль һәм респуб­лика дәрәҗәсендәге фестивальләр уздырыла. Традициягә кергән үзара аңлашучанлык, яхшы мөнәсәбәт мисалында яшьләрдә толерантлык, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирәбез.
Без эшебезне төзекләндерү, тирә-якны саклау мәсьәләләрендә гражданлык позициясен активлаштыруга юнәләтәбез. Шәһәр һәрвакытта да яшел саналды, тик күп кенә агачлар картайганга күрә, планлы, грамоталы яшелләндерү турында уйланырга вакыт. Территориаль җәмәгать советы рәисе, ЗУЭС начальнигы Айрат Фәттахов исеменнән өй яны территориясен тәртипкә китерүне сорап язган хатларны шәхси секторда торучыларга тарату практикага кертелде. Шунысы сөендерә, халык мондый мөрәҗәгатьләргә җитди карый, территориаль җәмәгать советына шалтыраталар, тәртипкә китерү буенча эшләнелгән эшләр турында хәбәр итәләр. Безнең алда ышаныч, үзара булышучанлык, уртак мәнфәгатьләр нигезендә җәмгыятьне бергә җыеп туплау максаты тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев