Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең ишегалдында ни кылына?! Батабыз!

Молодежная урамындагы 19нчы йортта яшәүчеләр:

- Берничә көн элек безнең һәм күрше йортлар ишегалдында җылылык белән тәэмин итү торбаларын алыштыру буенча җир эшләре башкарылды. Без, әлбәттә, моның кирәк булуын аңлыйбыз. Әмма шуннан соң болай да ташландык хәлдә булган ишегаллары тагын да аяныч хәлгә керде. Тузан, пычрак, ә яңгырдан соң бөтенләй йөреп булмый - зур күлдәвекләр барлыкка килде! Үз подъездларына керү өчен кешеләргә балконнар астыннан йөрергә туры килә, бу бит куркыныч! Безнең ишегалдында тәртип урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итәбез.
Редакция әлеге мәсьәләгә аңлатма кертү өчен «Восток-Энерго» предприятиесенең баш инженеры Вәсил Ханиповка мөрәҗәгать итте. Бүген аның җавабын бастырып чыгарабыз:
- Безнең предприятие киләсе җылыту чорына әзерләнә, Молодежная, Энгельс урамнарында урнашкан йортлар буйлап җылылык белән тәэмин итү торбаларын алыштыру буенча эшләр үткәрә. Кызганычка каршы, көчле яңгырлар эшләрне катлауландырды һәм йортларда яшәүчеләргә проблемалар тудырды. Әмма без җылылык белән тәэмин итү торбаларын алыштыруны дәвам итәчәкбез һәм, җир эшләре тәмамланганнан соң, әлеге территориядә тәртип урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев