Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Безнең барысы да башкаларныкы кебек түгел»

Күрше подъездда яшиләр, әмма шәһәрнең башка почмагында танышалар- болар барысы да Дмитриевлар хакында

Аларның гаилә тормышы төрле могҗизаларга, гадәти булмаган идеяләргә, көтелмәгән адымнарга да бик бай...

12 елдан соң да гаилә учагы ялкыны сүнмәгән һәм тормышларының баллы­чәчәкле чоры да төгәлләнмәгән әле. Елена һәм Сергей аларны уртак мавыгулары ел саен бер­берсенә якынайта баруына чын күңелдән ышаналар. Халыкта капма­каршы яклар бер­берсенә тартыла диләр. Әмма бу Дмитриевларның берсе яхшы, икенчесе начар дигән сүз түгел.

 – Сережа үз вакытында минем кызып китүемне туктата белә. Мин ут, ул су кебек, мине сүндерүчем, мин бик актив, ә ул бик тыйнак, – ди Елена.

Шундый чагыштыруларны минем әңгәмәдәшем бик күп китерде. Иң мөһиме, моны үзара мөнәсәбәтларда уңай күренеш дип карарга кирәк. Гаиләдә ир­баш, хатын ­ муен. Елена идеяләрне уйлап табучы үзе, ә тормышка ашыручы Сергей икәнен яшерми.

Алар Боз сараенда танышалар. 21 яшьлек кыз тимераякта шуарга ярата, нәкъ шул вакытта аңа яшь хоккейчы күз сала да инде.

– Мин шунда ук аңа ошавымны сиздем. Хәтта беренче адымны үзем ясадым дип әйтергә дә җөрьәт итәм. Мине карашып йөрү генә туйдырды, уртак танышларыбыздан аның номерын сорап алдым. Эшемә килүгә аңа шалтыраттым, әмма ул телефонын алмады. Аннары мине начальнигым чакырып күрсәтмә бирде, шуңа күрә телефонга тиз генә җавап бирә алмадым. Телефонны алгач, ул шунда ук мин икәнне аңлады: «Сәлам, Лена» диде. Икенче көнне без очраштык. Бүгенгедәй хәтерлим, бик салкын көн иде. Без җәяү йөрдек, юл буе үзебез турында сөйләдек. Шул көннән бирле аерылганыбыз юк, – дип искә ала Елена Дмитриева.

Моннан нәкъ 13 ел элек алар 21 яшь гаи лә кору өчен иң яхшы вакыт дип санаганнар.Өч айдан соң алар өйләнешергә ният кылалар. Беркем дә кулын йөрәгенә куеп тәкъдим ясамый, сөйләшү үзеннән үзе башланып китә. – Ул көнне бик әйбәт хәтерлим. Без стадионда эскәмиядә утыра идек. Лена кисәк кенә: «Сережа, минем гаилә корасым килә», – дип куйды. Мин аңа үземнең дә шул хакта уйлавым хакында әйттем. Шунда ук стадионнан без әти­әниләребезгә киттек, өйләнешүебез хакында аларга да хәбәр иттек, – дип сөйли гаилә башлыгы.

Әлеге яңалык барлык туганнар өчен дә көтелмәгән була, иң мөһиме – күңелле хәбәр. Әти­ әниләре бер­берсен күптән беләләр, алар күршедә яшәү белән бергә, сәгать заводында да бергә эшлиләр. Еленаның әтисе Алексей Сергейның әтисе Александр кебек үк, аеруча сөенә, чөнки алар икесе дә аучылар. Булачак каенана белән танышу да матур хатирәләр генә калдырган. Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, хзер дә аларның мөнәсәбәтләре бик яхшы. Кияү дә беренче көннән үк зур ихтирам яулаган. Язылышу һәм никахлашу 2008 елның 12 сентябрендә була. Беренче вакытта яшь парлар өлешчә уңайлыклары булган зур өйдә яшиләр.

– Сергейның апасына әлеге өй мирас булып калган. Аңа 100 елдан артык инде. Анда бәдрәф тә, су да юк иде. Минем ирем белән аерым яшисем килде, шуңа күрә авырлыклардан курыкмадым. Керләрне әнидә юа идем. Савыт­саба юу минем өчен зур сынау иде, колонкадан алып кайткан салкын суны җылытып тазларда юа идем. Әмма аның каравы, безнең карамакта 100 квадрат метр урын бар иде. Искә төшерер нәрсәләр бар. Яңгыр яуганда түбәдән сулар акса да, бу иң бәхетле вакытлар иде! Сөйгәнең белән шалашта да җәннәт диюләре шушыдыр инде, – дип сөйли Елена.

Күпмедер вакыттан соң яшь парлар кеше фатирында тора башлыйлар, берничә айдан исә тәүге балалары туачагы турында беләләр. Бала туар алдыннан Еленаның әниләре аларны үзләренә яшәргә чакыралар. Кечкенә оныклары белән әби­ бабай аларга нык ярдәм итә.

– Ул вакытлар ваемсыз чак иде. Без балык тотарга йөрдек, бу безнең уртак мавыгуыбыз иде. 2009 елда көймә һәм кыйммәт булмаган мотор алдык. Бу теләк миндә Сережа миңа спиннинг биргәч барлыкка килде. Кечкенә чакта Миша бабам мине дә үзе белән балык тотарга алып барган иде. Бераз вакыттан соң без яңа мотор сатып алдык. Ул акчалар га яхшы чит ил машинасы сатып алырга мөмкин булыр иде, – дип сөйли Елена.

Дмитриевларның мавыгулары бер төсле. Балык тоту әйберләре сатылучы кибет – иң яраткан кибетләренең берсе. Елена балык тоту кирәкяракларын бик яхшы белә, ир­атлардан бер дә калышмый. Моннан 7 ел элек Камада балык тотканда ир­атларның гаҗәпләнеп карауларын сизә торган була. Хәзер исә беркем дә гаҗәпләнми, бу нормаль күренеш дип саныйлар Дмитриевлар.

 Уртак мавыгулары белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырулары өчен Дмитриевлар әти­әниләренә бик рәхмәтле.

– Әгәр алар эштән нык арып кайтсалар да, бервакытта да безнең үтенечебезне кире какмыйлар. Без балыкка яисә икәү башка эшләр белән киткәндә, күп сораулар биреп аптыратмыйча гына оныклары белән калалар. Без барыбыз да күпкатлы бер йортта яшибез, әмма беребезнең әти­ әниләре дә безнең тормышыбызга тыкшынмыйлар, – дип билгеләп үтә Елена.

Уртак мавыгуларына гаилә балаларны да катнаштыра. Моннан биш ел элек уллары Федор туган, хәзер инде ул да үзенең беренче 400граммлы балыгын тоткан. Ә Ульяна үзенең беренче балыгын җиде ел элек тартып чыгара. Балаларның ялы актив һәм күңелле. Күптән түгел ауга да чыкканнар. Сүз уңаеннан, Сергей Дмитриев балыкчы гына түгел, аучы да әле.

Безнең әңгәмә барышында Елена беркайчан да балык чистартмавын, моның белән гаилә башлыгы шөгыльләнүен әйтеп үтте. Ә кошларга килгәндә исә, бу уртак хезмәт.

 – Быел минем намусым уянды. Мин беләм, каз аулау – бик авыр хезмәт. Чокыр казырга кирәк, ә язын җир туң була. Аннары шушы чокырда кайчан кошлар очып килүен көтеп тора. Күптән түгел Сережа биш каз алып кайтты, ул йоклаганда мин аларны йолкыдым. Сережа йокыдан уянып, казларның чистартылган булуын күргән мизгелне бервакытта да онытмыйм. Әлеге бәхетле күзләрне үз күзләрең белән күрергә кирәк иде! – дип сөйли әлеге хатынкыз.

Дмитриевларда кичке ашка кош булган вакытта кухняда ират хуҗа. Әмма ирендә югары бәяләгән сыйфат бу гына түгел әле.

– Ул юмарт, киң күңелле, тыныч холыклы. Сережа балаларны бик ярата, гаилә аның өчен – барысы да. Безнең заманда бу бик сирәк күренеш дип саныйм. Мин аңа 100 процент ышанам. Ул минем терәгем. Танышларымның аерылышуларын ишеткәч, бик борчылам, гаиләбездә без моңа юл куймаячакбыз, – дип билгеләп үтә Елена.

Сергей өчен исә Лена идеаль хатын, ул аны кайчакта Алена дип тә атый, әмма эш монда түгел.

– Ул һәрвакыт нәрсә булса да уйлап таба, күңелсезләнергә вакыт юк. Бар эштә дә миңа ярдәм итә. Күптән түгел минем хыялымны тормышка ашыру өчен үзенең алтын алкаларын ломбардка тапшырган, – дип сөйли Сергей.

Яраткан кешесенә ул үзенең мәхәббәтен һәм хөрмәтен эшләре белән күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев