Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без ришвәтчелеккә каршы

Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалында Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көне кысаларында "түгәрәк өстәл" узды.

Анда муниципаль районның ришвәтчелеккә каршы комиссия рәисе урынбасары, "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Р. Салихов, дин берләшмәләре вәкилләре катнаштылар. Очрашуны ачып, икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы директоры О. Добронравова шушы көнгә туры китереп чаралар инде бишенче ел үткәрелә һәм элеккечә үк кирәкле, актуаль дип билгеләп узды. Әлеге тема даими игътибар һәм максатка юнәлдерелгән эш таләп итә, чөнки ришвәтчелек җитди күләм алды һәм хокукый белемне, җаваплылык нормаларын киң пропагандалау, яшьләрдә әхлакый, рухи сыйфатлар булдыру аеруча кирәк.
Михаил Ксенофонтов ришвәтчелеккә каршы комиссия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларны җәмгыять тормышының барлык тармакларында ришвәтчелек күренешләренә битараф булмаска чакырды.
Икътисад факультетының дүртенче курс студентлары Маргарита Файфетдинова һәм Елена Елисеева төрле халык катлавында ришвәтчелекнең барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә үз карашлары, тискәре күренешләр белән көрәшү ысуллары белән уртаклаштылар. Аларның чыгышлары студентлар аудиториясендә алга таба бәхәсләшү темасы булып торды, заман билгесенә әверелгән социаль явызлыкка каршы торуда яшь кешеләрдә кызыксыну уятты.
Әлеге мәсьәлә буенча дин берләшмәләренең позицияләре турында руханилык вәкилләре - Сергей атакай, Мөхәммәт хәзрәт сөйләделәр.
- Әлеге проблема безнең һәрберебезгә кагыла, -дип билгеләп үттеләр алар. - Без читтән генә күзәтүчеләр, үз мәнфәгатьләребезне иҗтимагый мәнфәгатьләрдән, ришвәтчелекме ул, наркоманияме, башка тискәре күренешләрдән аерырга тиеш түгелбез.
Ришвәтчелек кебек шундый күренешнең теоретик һәм практик аспектларына Р. Салихов тукталды. Ул шулай ук ришвәтчелекне ачыклау, булдырмау буенча прокуратура эшчәнлегенә кагылган сорауларга җавап бирде. Шуннан соң студентларга үз эченә икътисадый һәм хокукый мәсьәләләрне алган викторинада катнашырга тәкъдим иттеләр, тирән, тулы җаваплар югары уку логотибы төшерелгән призлар белән бүләкләнде.
"Түгәрәк өстәл"гә йомгак ясап, О. Добронравова уку йортында хокукый белемнәрне пропагандалау, яшьләрнең гражданлык позициясен тәрбияләү буенча максатка юнәлдерелгән эш үткәрелә дип ассызыклады. Болар -очрашулар, дискуссияләр, акцияләр, тематик чаралар һәм күп кенә башка нәрсәләр. Институтта тартма куелган, анда ришвәтчелек очраклары турында хәбәр язып салырга мөмкин. Бүгенге көндә бу җәмгыятебезнең җитди проблемасы һәм бары көчләрне берләштереп кенә аңа каршы торырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев