Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Басуларның торышын квадрокоптер ярдәмендә актив күзәтәләр

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сигез территориаль подразделениегә квадрокоптер тапшырды.

Әлеге аппаратлар авыл хуҗалыгы җитештерүе этап­ларын планлаштырырга һәм контрольдә тотарга ярдәм итәчәкләр, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә мониторинг ясауны җиңеләйтәчәкләр. Чистай районы да шундый яңа аппарат алды.
- Әлеге җайланма һавадан фото һәм видеога сыйфатлы төшерүне башкара һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең торышы турында җентекле мәгълүмат бирә ала. Шулай, басулардагы үсемлекләрнең торышын, хи­мик матдәләр белән эшкәрткән­дә эшләп бетермәүләрне, минераль ашламаларны тигез кертмәүне һәм күп кенә башка нәрсәләрне анализларга мөмкин, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Александр Ромадановский. - Шунысы уңайлы, квадрокоптер зур араны - якынча җиде километрны күзәтә ала. Бу зур мәйданнарны колачлап алырга мөмкинлек бирә. Ике ай эчендә квадрокоптер ярдәмендә басуларны сигез тапкыр һавадан күзәттек.
- Гаҗәеп җайланма, - дип уртаклаша үз тәэсирләре белән «Кутлушкино» фирмасы җитәкчесе Альберт Мингалимов, - чәчү вакытында, үсентеләрнең үсү чорында бөтен җитешсезлекләрне күрә, хәер, терлек азыгы әзерләгәндә дә һәм бөртеклеләрне урып-җыйганда да ул әле күп тапкырлар ярдәм күрсәтәчәк.
Хәзер терлек азыгы әзерләү бара һәм аппарат кыска вакыт эчендә күпьеллык яки берьеллык үсемлекләрне кайда ашыгыч рәвештә чаптырырга кирәк булуын билгеләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук, мәсәлән, хәзер аппаратны җибәреп, болыннарда үләннәрнең торышын, терлек азыгы әзерләү бригадалары өчен кулай урыннарны карарга була.
-Без квадрокоптерлар авыл хуҗалыгына ныклап үтеп керерләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук технологлары өчен алыштыргысыз ярдәмчеләр булырлар дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин, - чөнки безнең киләчәгебез - шундый технологияләрдә. Мәсәлән, без районда басуларны паспортлаштырырга тотындык инде, бу шулай ук тармакка заманча технологияләрнең килүе турында сөйли.
Тормыш үзе бер урында туктап тормыйча һәрвакыт алга барырга этәрә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар