Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланы педофилдан ничек сакларга?

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан педофильлеккә шик белдереп, шәһәребездә яшәүчегә карата тикшерү эшләре уздырыла.

-Балаларны фаҗигадән ничек сакларга?- әлеге сорауны без үзәк район дәваханәсе поликлиникасы табиб-психиатры Рафаэль Гыймаевка бирдек.
-Беренче кагыйдә - балаларны урамда үзләрен ялгыз гына калдырмаска, мәктәпкә кадәр озатырга һәм каршы алырга. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең игътибарын шуңа юнәлтәсем килә, ата-аналар баланы кулдан кулга тапшырырга тиешләр. Аны ишеккә кадәр генә озатмаска һәм мәктәп укучысы озатуында җибәрмәскә тиешләр. Балалар учреждениесе территориясенә чит кешеләрнең керүен чикләү режимы даими үтәлергә тиеш, педофиллар да экстремистлар кебек куркыныч.
Билгеле, ата-аналар бала­ларының язмышы өчен борчылалар. Әмма танышларның һәм хәтта туганнарның да сексуаль характердагы мөнәсәбәтләренең ни белән бетәчәген дөрес аңлату өчен барысын да эшлиләрме соң?
Кагыйдә буларак, балалар әниләренә күбрәк тартылалар һәм аңлату эшләре өчен нәкъ менә шул фактордан файдаланырга кирәк. Мәсәлән, әгәр балага ул чит кешеләр белән, хәтта танышлар белән аралашса, алардан тәм-том, уенчыклар алса, каядыр барырга яки нәрсәдә булса да ярдәм итәргә ризалашса, әнисен бик озак күрмәячәк дип әйтергә кирәк. Педофил җәмгыятькә яный башласа, ата-аналарның, укытучыларның көчләрен берләштерү турында уйларга һәм әлеге явызлыкка каршы торырга - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә белгечләр катнашында күнегүләр үткәрергә кирәк.
-Кагыйдә буларак, педофиллар үзләренә игътибар җәлеп итмәскә, балада ышаныч яуларга, аны нинди дә булса кызыклы нәрсә белән мавыктырырга тырышалар.
- Һәр балада диярлек кәрәзле телефон бар, аны теләсә нинди хәлдә дә тиз арада әти-әнисенә шалтыратырга өйрәтегез.
-Әгәр көчләүче гаилә әгъзасы булса нишләргә?
- Алдан кисәтеп куям, барысына да, бөтен нәрсәдә дә шикләнеп карау тормышны авыр хәлгә куячак. Әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән гаиләләрдә әлеге хәлнең булуы принципта мөмкин түгел. Олылар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәсбәт, бала шәхесен хөрмәт итү мондый хәлләрдән саклый. Әгәр әни кеше кызының яки улының кәефендә үзгәрешләр сизсә, аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.
-Педофилия - нәселдән күчәме, очраклылыкмы әллә вирусмы?
-Психиатрия буенча әсбапларда нәселдәнлек факторы, йогышлы вирус булуы турында да раслаулар юк . Әмма мин тәрбияләү­дәге нәселдәнлекне билге­ләп үтәр идем. Әхлаклылык турында кайгыртмаганда, шундый хәлләр була. Бу мөгаен "әхлаксызлык вирусы"дыр.
Педофилләрне котыртучы хәлләр турында сөйләгәндә, мин 30 яшькә кадәрге кешеләр төркемендә - алкоголь, акыл зәгыйфьлеген, үз яшендәге каршы як җенес вәкилләре белән элемтә урнаштыруны, ә 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында исә - хатын-кызлар үзара мөнәсәбәттә сексуаль киеренкелекне, импотентлыкны атар идем. Тагын да өлкәнрәк яшьтә акыл зәгыйфьлегенә китерүче ялгызлык.
Билгеле бер дәрәҗәдә Интернет-сайтлар, телевидениедәге шоу-программалар котырту мизгеле булып торалар. Җәмгыять үсүнең төрле чорларында дин, дәүләт идеологиясе моңа юл куймый иде, ә хәзер социаль тыю бозылды.
Шулай ук бу темага язмаларны биредә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев