Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлегенә тагын да үсәргә

Хәзер муниципаль власть вәкилләренең шәһәр һәм авыл халкы белән традициягә кергән очрашулары уза.

Күптән түгел муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов катнашындагы гражданнар җыены Йолдыз поселогында узды. Җирле мәктәптә поселокта яшәүчеләр алдында Булдырь авыл җирлеге Советының узган елгы эше турында отчет белән аның башлыгы В. Заглядов чыгыш ясады. Авыл җирлеге территориясендә 1270 кеше яши. Поселок динамикалы үсә, биредә йортларны фатирлар буйлап газлаштыру үткәрелгән. Төп проблема-юллар, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, эчә торган су белән тәэмин итү. Якын арада биредә су белән тәэмин итү челтәре барлыкка киләчәк, ул шәхси һәм күп фатирлы йортларга тоташтырылачак. Шуның өстенә янәшәдә генә "Чис­тай" индустриаль паркы төзелә башлады. Һәм су белән тәэмин итү күпкә җиңелрәк булачак. Быел биредә авыл Мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Бу 212 урынга исәпләнгән типовой корылма булачак, авыл халкына ул бик кирәк.
Авыл җирлегендә зиратны карап тоту белән дә проблемалар бар: инде финанслау чыганаклары һәм бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк кешеләр билгеләнгән. "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексы янында урнашкан зиратта юлга вак таш җәю каралган, шулай ук Змиево һәм Булдырь авыллары территориясендә дә вак таш җәю планлаштырыла.
Сүз уңаенда, соңгысында узган ел зиратны өлешчә ремонтлау һәм чиркәү төзү белән бәйле чаралар уздырылган. Авылда чишмә төзекләндереләчәк һәм аңа юл ясалачак, биредә Биләрдәге изге чишмәне төзекләндерү тәҗрибәсеннән файдаланачаклар. Үз чиратында И. Әхмәтҗанов муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде, авыл җирлеге киләчәктә дә үсәчәк дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев