Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела

Кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, Чистай районының барлык хуҗалыкларында да диярлек, аграрчылар урып-җыю комбайннарын, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын кышкы саклауга куя башладылар.

Октябрь уртасында ук, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре адресына техниканы кыр эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне оештыру турында хатлар юлланды. Производство-техник шартлар булдырудан тыш, котельныйларның, җылылык үткәргеч юлларының төзеклеген, су һәм электр энергиясе бирүне, ремонт-технологик җиһазның әзерлеген тәэмин итәргә тәкъдим ителде. Төзекләндерергә планлаштырылган техниканы тикшерергә һәм матди-техник ресурсларны вакытында сатып алырга тәкъдим ителде.
- Оештыру-технологик чара­лар­ның тулы комплексы әле алда, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский.
Авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытка саклауга кую - яңа уңышка әзерләнүдә беренче адым. Дөрес сак­лау, белгеч фикеренчә, техниканың хезмәт итү вакытын арттыра, аны карап тотуга аз чыгымнар тотып, нәтиҗәле куллануны тәэмин итә, машиналарның эшкә сәләтен тулы файдалану чорында саклап калырга ярдәм итә.
Мәсәлән, ун миллион сумга якын торган заманча урып-җыю комбайнының җиһазлары күп, алар кышкылыкка салдырылырга һәм складларда сакланырга тиешләр. Ачык һавада саклау өчен майлап куелырга тиешле узеллар да бар. Инженер-техник хезмәткәрләр комбайннарның аскуймада торырга һәм аларның көпшәкләре агартылырга тиеш икәнен яхшы беләләр.
Барлыгы исә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан агымдагы елның декабренә кадәр техник паркның яртысына ремонт үткәрү планлаштырыла, шул ук вакытта калган машиналар һәм агрегатлар консервацияләүгә куелырга тиешләр.
Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә шулай ук тырмаларны төзекләндерүгә керештеләр. Бу көннәрдә машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштырырга һәм киләсе сезонда эшләү өчен техникага запас частьларга заявкаларны алдан ук әзерләргә кирәк.
- Техниканы саклауга кую зур матди чыгымнар таләп итми, бары төгәл технологик чаралар һәм аларны гамәлгә ашырылуына контроль кирәк, - ди Александр Ромадановский, - ә бу авыл хуҗалыгы берләшмәләре баш инженерларының оештыру сәләтеннән тора. Инженерлар инициативалы, максатчан эшләгән урыннарда техника да төзек, механикалаштырылган ишегалларында тәртип хөкем сөрә.
Үрнәк сыйфатында «Кутлушкино» фирмасында техниканы саклауга куюны оештыруны китерергә мөмкин. Аның баш инженеры Госман Гобәйдуллин сүзләренә караганда, көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, техниканы юганнар, майларын алыштырганнар. Аерым саклау шартларын таләп итүче агрегатларны, узелларны һәм детальләрне салдырып алганнар. Дым үтеп керүне кисәтү максатында машина тишемнәрен махсус җайланмалар белән каплаганнар, купкан буяуларны яңартканнар.
- Машина-транспорт паркы мастерское мәйданы барысын да берьюлы төзекләндерергә мөмкинлек бирми, - дип аңлатты Госман Сәмигулла улы, - шуңа күрә график буенча беренче эш итеп мастерскойга ремонт таләп итүче чәчкечләр, культиваторлар, дисклы тырмалар кертелде.
Хуҗалыкның баш инженеры билгеләп үткәнчә, машиналарны һәм агрегатларны ремонтлаганнан соң, махсус булдырылган комиссия тикшерү үткәрәчәк, техниканың әзерлек актын төзиячәк. Бары шуннан соң гына ул бригадага саклауга җибәреләчәк.
Тулаем алганда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре машина-трактор паркын саклауга куюга җитди якын килгәннәр: техник хезмәт күрсәтүне үткәреп, машиналардан һәм агрегатлардан резинланган детальләр һәм аккумулятор батареяләре салдырып алынган, суытулы системаларыннан су агызылган, пневматик тәгәрмәчле машиналар аскуймага куелган, ә механизмнарның ачык шарнир тоташтырмалары - юнәлткеч тәгәрмәчләрнең, руль тарткычларының күтәргечләре чис­тартылган һәм майлап куелган.
«Джукетау» фирмасында да авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлау буенча уңай динамика билгеләп үтелә.
«Закамье Агро» фирмасында техниканы саклауга кую буенча эшкә җаваплы якын килгәннәр, биредә ремонтлау өчен уңайлы производство-техник шартлар булдыру буенча эшләр үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Авыл хуҗалыгы техникасы