Быел өченче тапкыр Чистайның микрорайоннарында, дөрес, һәрвакыттагыча биш түгел, ә дүртесендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды.
- Ике атна элек бик каты бозлавык булу сәбәпле, ярминкәләрне үткәрә алмадык, - ди муниципаль районның сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова, - узган атнада авыл кешеләре үзара салым буенча референдумнарга әзерләнделәр. Шулай итеп, бары хәзер генә ярминкәләр оештыра алдык.
Авыл кешеләре үстерелгән һәм җитештерелгән - иң элек яшелчә һәм бәрәңге, ит (сыер, сарык, кош ите), бөртек, бал, сөт һәм сөт продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Ярминкәләрдә кышка запас тупларга теләгән шәһәрлеләр шактый иде. Мәсәлән, чистайлылар иртәдән үк түбән базарга агыла башладылар.
- Без якынча тонна ярым сыер ите алып килдек, - ди Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Вәлиев, - әмма ни өчендер ит сатып алырга теләүчеләр күп булмады.
Шулай ук кош итен дә алучылар аз булган.
- Үрдәк, тавык ите алып килдек, - дип уртаклашты Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов, - әмма продукцияне сатып бетерә алмадык.
Объектив сәбәпләр аркасында ике атна дәвамында ярминкәләрнең булмыйча торуы шәһәрлеләрнең активлыгына тискәре йогынты ясады дип әйтергә кирәк. Ә, бәлки, бу православияле христианнарның посты башлануына бәйледер һәм күбесе бу чорда терлекчелек продукциясен сатып алмый.
Хәзер авылларда казлар суя башладылар һәм аларны авыл кешеләре ярминкәләргә беренче чиратта зур күләмдә алып киләләр. Чистайлылар шулай ук сөт, эремчек һәм балны теләп сатып алалар.
Нарат-Елга авыл җирлеге вәкилләре югары базарда сыер итен актив сатканнар (рәсемдә).
- Бары бер түшкә генә алып килдек, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов, - акрынлап сатып алалар.
Ә менә хәләл итне чистайлылар күбрәк сатып алдылар. Чистайда әлегә андый нокталар күп түгел, әмма хәләл продукциясенә сорау бар.
Киләсе ярминкә шимбә көнне планлаштырыла, ул кабат «итле» булачак. Авыл кешеләре кулай бәядән итнең барлык сортларын (дуңгыз итеннән кала) алып киләчәкләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев