Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Америкалы үзе инглиз теле дәресләре биргән

Казан Федераль университеты филиалында узган семинарда чит телне укыту алымнарын камилләштерү турында сөйләделәр. Ул булачак Универсиадага туры китереп үткәрелде.

Барыннан да элек, оештыручылар идеясе буенча чаралар студент яшьләрне, волонтерларны телләр буенча әзерләүгә мобилизацияләүне тәэмин итәргә тиеш. Семинарга чакырылган Америка илчелегенең инглиз телен укыту методикасы буенча әйдәүче белгече Энди Нун сөйләмнең грамматик ягын укыту үзенчәлекләренә игътибарын юнәлтте, катнашучылар белән практик күнекмәләр уздырды. Ә болар студентлардан кала, муниципаль районның барлык мәктәпләренең, уку йортларның инглиз теле укытучылары. КФУның сәнгать һәм филология институты профессоры Марина Солнышкина БДИ биремнәре буенча эссе-иншалар төзү буенча мастер-класс күрсәтте. Семинарда актив катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, безнең филиалда ел саен шундый төрдәге семинарлар һәм инглиз телен укыту методикасы буенча конференцияләр уздырыла. Телне камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев