Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлмәттә күп функцияле гаилә үзәге эшли башлады

Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, «Күп функцияле гаилә үзәге»нең төп бурычы – гаиләләр балаларын тәрбияләү, социаль ярдәм алу һәм хокукларын яклау белән бәйле мәсьәләләрне оператив һәм уңайлы хәл итә алырлык бердәм киңлеккә әверелү

Тантаналы ачылышта Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты, дип хәбәр итә Татар-информ.

 

«Мондый форматтагы үзәк ачу – Әлмәттә гаиләләргә ярдәм итү системасын үстерүдә мөһим адым. Без һәр гаилә бер урында оператив рәвештә квалификацияле ярдәм ала алырлык шартлар тудырырга омтылабыз», – дип билгеләп үтте Илнур Фәсхетдинов.

 

«Күп функцияле гаилә үзәге» төрле хезмәтләр: психологик һәм социаль консультацияләр, хокукый ярдәм, ата-аналар өчен белем бирү программалары, пособиеләр һәм ташламалар алуда ярдәм итү, шулай ук гаилә ялын һәм тематик чараларны оештыруны тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев