Сез коммуналь хезмәтләр өчен ничек түлисез?
Онлайн түләүләр популярлаша бара. Аларны төрле өлкәләрдә, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә дә актив кулланалар. Кайбер яшәүчеләр кәгазь квитанцияләрдән бөтенләй баш тарталар һәм барлык хезмәтләр өчен онлайн түлиләр. Әмма барысы да онлайн-сервислардан файдаланырга ашыкмыйлар, ә коммуналь хезмәтләр өчен элеккечә, акчалата түләүне өстен күрәләр.