"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары
Түбән базарга әйберләр сатып алырга баручы чистайлыларга аяк асларын карап йөрергә кирәк. Эш шунда ки, юлның машиналар йөри торган өлешендә җирлекара мәдәни-ял итү комплексы янында аларны бәла сагалап тора: явыз караклар канализация люгының чуен капкачын урлап киткәннәр.
Иртән иртүк 25 майда коткару хезмәтенә Лермонтов урамында янгын булуы турында хәбәр керә.
Чистай районында чәчү тәмамланды. Район басуларында барлыгы 60 мең гектарга якын мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчелде, 37 мең гектар мәйданны сабан культуралары - арпа, бодай, борчак биләп тора.
Урнашкан традиция буенча муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашуы булды. Ул муниципаль власть эшенең әһәмиятле юнәлешләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
0