18 октябрь 2013 яңалыклары
-
Җиде чистайлы йөз яшьлек чикне узган
Безнең муниципаль районда йөз яшьтән өлкәнрәк җиде кеше яши. Озак яшәүчеләрнең берсе Хәтимә Рәхимовага ике көннән 102 яшь тула. - Менә туган көнгә кунаклар көтәбез, - ди елмаеп аның кызы Рушания Фәйзерахмановна. - Туганнарыбыз күп. Әнием миннән кала сугыштан әйләнеп кайтмаган абыйсының дүрт баласын да тәрбияләгән.
-
Тагын бер предприятие бөлгенлеккә төшкән
«Чистай кош фабрикасы» бөлгенлекнең башлангыч стадиясенә керде. Бу турыда ТРның Арбитраж суды карарыннан соң билгеле булды.
-
Ялган хәбәр өчен җаваплылыкка тартылачак
Шәһәребездә яшәүче 24 яшьлек кеше полициягә аңа карата җинаять кылынуы турында хәбәр итә.