Безнекеләрне бел!

“Сөмбел” фестиваль лауреаты

Сөмбел" вокаль ансамбле III Идел буе "Милли казаныш" яшьләрнең халык иҗаты конкурсы фестиваленең "Вокал ансамбль" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Мит­рофанов җитәкчелегендәге иҗат коллективы күп еллар дәвамында республика һәм Россия дәрәҗәсендәге конкурсларда уңышлы чыгыш ясый. Чираттагы бүләк - диплом һәм кыйммәтле бүләкләр, башкару осталыгын камилләштерү, репертуарны яңарту, милли сәнгатьне пропагандалау буенча максатчан эш нәтиҗәсе.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев