Проект балалар йортында гамәлгә ашырыла
"Ел студенты-2011" республика конкурсының "Елның социаль проекты" номинациясендә медицина училищесы студентлары Людмила Тихонова һәм Татьяна Тугарова лауреат булдылар.
һәм сабак укыту ысулларыннан читләшеп, тигез хокукта аралашуны алганнар, балаларны процесска җәлеп итәләр, шуның белән психоактив матдәләрне беренчел куллануны булдырмауны гамәлгә ашыралар. Проектның инновациясе - уен методикалары, әңгәмәне чиратлаштыру - аралашу, социаль роликлар карау һәм фикер алышу, мастер-класслар, спорт чаралары үткәрү, видеороликлар ясау, алар барышында тигезгә тигез принцибы гамәлгә ашырыла. Соңгы максат - риск төркемендәге балаларның яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашуы. Проектның концепциясе һәм аның социаль әһәмияте медицина училищесы студентларына урта махсус уку йортлары арасында лидерлар булырга һәм югары уку йортлары төркемендә лауреат исемен дәгъваларга ярдәм итте. Моннан тыш, кызлар "Наз" хәйрия фондының "Алга адым" республика конкурсында социаль проектны гамәлгә ашыруга грант оттылар, алар "Доброград" җәйге ирекле мәктәптә актив катнашучылар. Людмила һәм Татьяна "Яшәү" ирекле хәрәкәт, педагогия көллияте студентлары, өлкән сыйныф укучылары белән наркотиклар куллануны булдырмауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чараларны алга җибәрүдә үзара тыгыз мөнәсәбәттә торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев