Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

“Могҗизалар кыры”ннан призлар саллы булды

Роман Лоханов өчен "Могҗизалар кыры" капитал-шоуда катнашу малай елларыннан ук хыял була һәм вакыт узу белән ул аны чынбарлыкка ашыра ала. Ничек кенә әле?!

Берничә тапкыр ул көтеп алынган кроссвордны төзергә керешә, әмма вакыт булмау сәбәпле, моны кичектерергә туры килә. Агымдагы елның маенда ул башлаган эшен азагына кадәр җиткерә. Заказлы хат белән Мәскәүгә үзенең хезмәтен һәм визит карточкасын җибәрә. Ә 1 октябрьдә ул инде студиядә, серле "Могҗизалар кыры"нда басып тора.
-Редакторларның телеуенда катнашучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәте гаҗәпләндерде, алар безгә игътибарлы булдылар, - ди Роман Васильевич. - Оештыручылар үзләре кәефне күтәрергә тырышалар, чөнки тапшыру яхшы кәеф алуга корылган. Чыннан да үзеңне шатлыклы хис итәсең, дулкынлану булса да, күңелдә җиңеллек. Леонид Якубович тапшыруны бик яхшы алып бара, аның ачык күңелле булуы, елмаюы үзенә җәлеп итә. Бигрәк тә, балалар белән аралашуга яратуын сизеп өлгердек. Тапшыруны төшерү 3-4 сәгать дәвам итә, ә эфир, белгәнегезчә, бары 45 минутка исәпләнгән. Барабан әйләнгән вакытта сәлам җибәрергә, бүләкләр тапшырырга мөмкин. Чистайлы сүзенә караганда, барысын да өлгерер өчен ул барабанны махсус көчле әйләндергән. Сүз уңаенда, Роман Лоханов алып баручыга түбәтәй, "Чистай-230" фотоальбомы, туган аракы-шәраб заводы продукциясен бүләк итә, биредә ул гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженер булып эшли. Роман Лоханов Чечен Республикасында хезмәт иткән һәм ныклы ир-атлар дуслыгы бәйләгән үз хезмәттәшләренә сәлам тапшыру мөмкинлеге булуга бик шат.
Экспонатлар сыйфатында уенда катнашучылардан бүләкләр (табигый, ашамлыклардан кала) куелган "Могҗизалар кыры" музее үзе ВДНХ павильонында урнашкан. Ә халык бүләкләрне кызганмый.
-Финалга чыгар өчен нинди сүзне белергә кирәк иде?
-"Рәсәйдә элек нәрсә белән юынганнар" дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде.
-Нәрсә белән соң?
-Бәрәңге белән. Бәхетле очракның зур роль уйнавын әйтеп узасым килә. Чөнки кемгәдер "уен күчә" дип чыгарга мөмкин, ә соңгы кешегә чират та җитмәскә мөмкин. Барысын да аңа кадәр отарга мөмкиннәр.
Финалда мин өченче булып уйнадым, миңа бәхет елмайды. Беренче ике уенчыга "приз" секторы чыкты һәм алар аннан файдаланырга булдылар. Бөтен инициатива минем кулга күчте, борчылырга кирәкми, мин уенда үзем генә калдым дип уйладым, хәтта приздан баш тарттым. Ә соңрак өч хәрефне дөрес әйткән өчен студиягә ике тартма китерделәр, шуларның кирәклесенә дөрес күрсәттем, 5 мең миндә калды. Әлбәттә, "мунча" сүзен алдан ук әйтә алыр идем, әмма уйныйсым килде, ашыкмаска, күбрәк очко җыярга булдым. Чыннан да гомуми суммадан чыгып җиңгән өчен шактый саллы призлар сайлап алу мөмкинлеге булды.
Суперуенда катнашырга теләк зур булды, әмма тәвәккәллек итмәдем. Аның каравы эшләп алган призларга тагын бер - "Могҗизалар кыры" капитал-шоудан махсус приз өстәлде. 9 яшьлек улым Олег бүләкләремә үзеннән өлеш кертте. Ул Ватан турында шигырь сөйләде һәм моның өчен бизәкле энциклопедия белән бүләкләнде.
-Ә уенчылар бер-берсенә нинди мөнәсәбттә булдылар?
-Барысы да әйбәт, бернинди үпкәләшү, көнләшү хисләре булмады, без хәтта дуслаштык, бер-беребезгә кунакка чакыру алдык. Әлеге яраткан уенда үзегезне сынарга теләгегез булса, тәвәккәлләгез, сезгә дә уңыш елмаерга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев