Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Бизнес-план конкурсында җиңүчеләр булдылар

А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) "Восток" филиалының 5нче курс студентлары Годвин Вонг исеменә уздырыла торган бизнес-план конкурсында җиңүчеләр булдылар.

Әлеге абруйлы конкурсны оештыручылар булып Хаас исемендәге Калифорния университетының бизнес-инновацион бизнес-мәктәбе институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының югары менеджмент мәктәбе тора, биредә бүләкләү тантанасы булды. Шундый форум уздыру эшмәкәрлек рухын арттырырга, сәләтле егетләрне һәм кызларны бүләкләргә, аларның бизнес-планлаштыру күнекмәләре алуларына һәм студентлар тәкъдим итә торган идеяләрнең чынлыгын тикшерергә ярдәм итә. Бизнес-план форматы ирекле дә булырга мөмкин, әмма үтәлергә тиешле шартлары бар. Анда бизнес-идеяләрне, продукт/хезмәтнең көндәшлек итү өстенлекләрен, базарны тикшерү мәгълүматларын, производство һәм финанс планнарын, кадрлар белән идарә итү буенча планны кертергә кирәк. Һәм ул инглиз телендә язылган булырга тиеш. Конкурска барлыгы Россиянең һәм якын чит илләрдәге төрле вузлардан 83 эш тәкъдим ителгән иде. "Восток" филиалы студентлары биш бизнес-план тәкъдим иткәннәр, ә нәтиҗәләр чыннан да шатландырырлык. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлыгы биш команданы бүләкләгәннәр, шуларның икесе безнеке, икесе дә хатын-кызлар командасы. Булдырдыгыз! Берсүзссез, фәнни җитәкче һәм бизнес-планны инглиз теленә тәрҗемә итү буенча консультант, икътисадый фәннәр кандидаты, доцент А. Сверина адресына да рәхмәт әйтәсе килә. Анна Андреевна икътисад һәм идарә кафедрасы белән җитәкчелек итә, булачак икътисадчылар белән дәресләрне инглиз телендә үткәрә.
"Энергетика комплексын ачу -энергияне янга калдыру һәм экологик саклау өлкәсендә иң яхшы проект" дигән инвестицион бизнес-план проекты булды, приз сыйфатында 1500 евро бирелде. Әлеге номинацияне "Теплоком" холдингының генераль директоры Андрей Липатов булдырган. Ул шулай ук автор җиңүчеләр Лилия Горланова, Дарья Жукова, Альбина Зарипова, Регина Язынинаны үз компаниясенә практика үтәргә чакырды.
-Ә көндәшләрегез сезнең уңышка ничек карадылар,- дип сорыйм кызлардан.
-Алар безнең эшкә чыннан да кызыксынып карадылар, - дип сөйли Регина, - үзләре үк безнең янга килделәр, таныштылар, проектның социаль роле нинди, табышка кайчан өмет итәргә мөмкин булуы белән кызыксындылар. Билгеле, бу бик күңелле һәм без шундый эшлекле аралашуга шат булдык. "Хоснас "Шәфкатьлелек" медицина учреждениесенең бизнес-планын Динә Гатина, Ләйсән Сабирова, Миләүшә Сафина язганнар. Әлеге план өченче урын алды (приз 1000 доллар).
-Сез матди яктан да, әхлакый яктан да канәгатьләнү алгансыз?
-Әйе, кечкенә генә шәһәрдә дә шундый сәләтле студентлар булуын күрсәтергә тырыштык. Моңа ирешкәнбез икән, димәк, без бәхетлеләр. Без көчле катнашучыларны җиңдек. Бер генә Питер командасы да алга чыга алмады.
Чистай студентлары дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе буйлап йөрергә дә, аның күп кенә урыннары белән танышырга да өлгергәннәр. Аларның сүзләренә караганда, азрак йоклап Санкт-Петербург буенча йөрү өчен күбрәк вакыт табарга тырышканнар. Годвин Вонгның үзе белән аралашу да күңелле тәэсир калдырган. Шунысы да шатлыклы, "Восток" филиалы студентларының калган өч бизнес планы: "Китаплар белән алмашу һәм сату буенча интернет-сайт эшләү", "Шәхси социаль челтәр белән интернет сайты эшләү" һәм "Универсал терминал" конкурсның иң яхшы проектлары томына кертелде.
Сүз уңаенда җиңүчеләр, конкурсантлар акчалата призлардан һәм кубоклардан кала, исемле катнашучы сертификаты һәм бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев