Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Сәхнәдә акыл белән дә, матурлык белән дә балкыдылар

Чистайның ике кечкенә матур кызлары Сабина Сафина һәм Сабина Вафина "Мини-мисс Татарстан 2012" республика конкурсында катнаштылар.

Элегрәк алар үзләрен шуңа охшаш муниципаль конкурста күрсәттеләр, сәхнәгә чыгу җитди әзерлек таләп итүен белделәр. Сабина Вафина "Мини-мисс" титулына лаек булды һәм аңа рес­публика матурлык форумына туры юл ачылды. Сабина Сафина беренче принцесса дип аталды, республика масштабындагы конкурста катнашу хокукы алды. Моның өчен аңа 150 катнашучы арасында уздырылган сайлап алу турын үтәргә кирәк булган, финалга бары 38 кеше чыккан. Сүз уңаенда, ул беренче тапкыр "Мини-мисс" шәһәр конкурсында 2008 елда ук катнашкан. Ул вакытта аңа 6 яшь кенә булган.
-Бу аның карары иде - ди Ләйсән Сафина, кызның әнисе, - без шатланып кызыбызның сайлавын хупладык, куелган максатына ирешергә булыштык. Балага бит ата-анасы ягыннан аңлауны тою мөһим.
Хәзер ул 4 нче мәктәптә өченче сыйныфта бик яхшы билгеләренә генә укый, бию белән шөгыльләнә. Конкурска әзерләнү барышында Сабина белән хореограф Динә Котова шөгыльләнде. Сыйныфташы Никита Братков та бик булышты. Аның белән бергә муниципаль конкурста Сабина татар биюе биеде.
Казанда Сабина Сафина "Грация" номинациясендә, ә Сабина Вафина "Экстровагантность" номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар. Бу ике кыз да сәләтлеләр, максатларына ирешәләр, аралашучаннар, фикерләү сәләтләре бай. Сафина Вафинада шулай ук вокал һәм артистлык сәләтләре бар. 9 нчы номерлы мәктәптә 5 нче сыйныф укучысы яхшы укый. Конкурска баруда аларга О. Батыршин, Ф. Абдуллин, И. Билаев, Р. Ислямов, Х. Исмәгыйлев, М. Харисов, С. Выприцкая, Р. Нуретдинов матди ярдәм күрсәттеләр, барысына да рәхмәт! Булдырдыгыз кызлар, шулай ук дәвам итегез. Сез әле яшьләр, сөйкемлеләр, һәрвакытта да үзегезнең мөмкинлекләрегезгә ышаныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев