Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре башланды

Районның кайбер хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды. Мәсәлән, "Кутлушкино", "Галактионово", "Йолдыз" ширкәтләрендә, "Сарсаз" агрофирмасында, "Вамин-Чистай" агрофирмасы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыру алып барыла. Ә менә "Сарсаз" агрофирмасында, "Галактионово", "Йолдыз" ширкәтләрендә, совхоз-техникумда уҗым культуралары тукландырыла.

"Кутлушкино", "Галактионово" ширкәтләрендә, "Сарсаз" агрофирмасында, "Вамин-Чистай" агрофирмасының барлык хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тырмалау алып барыла. Кайбер хуҗалыкларда орлыкларны агулаганнар, ягъни аларны чәчүгә әзерләгәннәр.
Районның кайбер агропредприятиеләрендә авыл хуҗалыгы культураларын чәчә башлау планлаштырыла. Чәчүне, туфракның әзер булуына бәйле рәвештә, якынча 12-14 көндә тәмамларга уйлыйлар. Әле кайбер хуҗалык басуларында кар ята, ә техниканың әзерлек дәрәҗәсе югары. Орлык, техника һәм кадрлар бөтен җирдә дә җитәрлек, шулай ук минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев