Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт һәм ит җитештерүне арттыру өчен шартлар бар

Күптән түгел Чистай районына визит белән килгән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, безнең районда терлекләр саны, шул исәптән савым көтүе узган ел дәрәҗәсендә саклап калынды. Узган елда барлыгы 79 мең тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән, шул исәптән бер шартлы терлеккә 48,6 центнер...

Әйтергә кирәк, кайбер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрендә терлекләр саны кимү күзәтелде. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхсән ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 30 мең башка якын.
Әмма терлекләр саны артучы хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, "Вамин-Чистай" фирмасы хуҗалыклары: совхоз-техникум, "Мөслим", "Тукай", "Мөкатдисов" КФХсында да терлекләр санын саклап кала алдылар. Тулаем 2011 ел нәтиҗәләре буенча мөгезле эре терлек ите җитештерү арткан һәм 4689 тонна тәшкил итте. Биредә "Галактионово". "Чиста кыр" АПК­сы, "Кутлушкино", "Мөкатдисов" КФХсы, "Кулон" агрофирмасының эшен билгеләп үтәргә кирәк, аларда артым 210 ел дәрәҗәсенә карата 10 процент тәшкил итә, ә уртача тәүлеклек артым 700 грамм. "Сарсаз" агрофирмасында терлек санын бер өлешен югалтсалар да, аны бозаулар саны белән каплый алдылар. Биредә 15 мең баш терлек исәпләнә. Узган ел әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе 2000 тонна дуңгыз ите җитештергән, дуңгызларның артымы уртача 421 грамм тәшкил иткән.
Районда алына торган итнең яртысын ни өчен сарсазлылар бирә, әллә бу хуҗалык башка шартларда яшиме? Юк, биредә үз вазифаларына җаваплырак карыйлар һәм нәтиҗәсе дә күз алдында.
Район терлекчеләре 41,5 тонна сөт савып алганнар. Бер сыерга савым 4106 килограмм тәшкил итә. 2010 ел дәрәҗәсенә карата 93 процент. Биредә уйланырлык нәрсәләр бар. "Кутлушкино", "Мөкатдисов" КФХсы, "Вамин-Чистай", "Кулон" агрофирмалары кебек хуҗалыклар сөт җитештерүне 2010 ел дәрәҗәсендә генә саклап калмыйча аны арттыруга да ирештеләр.
Һәм тагын төрле хуҗалыкларда төрлечә. Билгеле, күп бәхәсләшергә дә мөмкин: янәсе берәүләрдә сыерлар яхшырак яки алардагы шартлар яхшы. Әмма барлык хуҗалыкларда да шартлар бер үк, бер үк җирдә яшибез. Бары тик күрсәткечләр кемнең ничек эшләгәнен генә күрсәтә. Бүгенге көндә сөтне сатып алу бәясе ярыйсы гына һәм хуҗалыкларның тере акча эшләү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, узган елда район 2010 ел белән чагыштырганда сөт сатудан күбрәк акча алды. Моңа ике фактор тәэсир итте: җитештерү күләмнәрен һәм сатып алу бәяләрен арттыру. Бәя товарлык сыйфатына бәйле.
Егермедән артык КФХ һәм шәхси эшмәкәрләр ит һәм сөт җитештерүгә зур өлеш кертәләр. Хуҗалыклар хәзер азык җитешмәүгә һәм башка сәбәпләргә зарланмыйлар. Җитештерүне арттыру юлларын эзләргә кирәк, шул исәптән ашату рационы белән дә эшләргә кирәк. Һәр җитәкче еш кына үзен аклар өчен меңнәрчә сәбәп таба. Әмма бу тиешле хезмәтләрнең начар эшләүләреннән килеп чыга, ә менә нинди дә булса башка шартларга сылтау кабул ителми.
Ни өчен соң кайбер җитәкчеләр алга барасы урынга хуҗалыкларын артка сөйриләр. Әгәр күтәрелгән проблемаларны кыска вакытта хәл итмәсәң, бер нәрсәгә дә ирешә алмыйсың. Хезмәт хакы түләмәүләр, хуҗалыкларның бөлгенлеккә чыга, терлекләр үлә башларга мөмкин. Хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә үз вазифаларына җаваплырак карарга, эш көннәрен киңәшмә белән башларга һәм төгәлләргә кирәк. Ә киңәшмәләрдә терлекләрне азык белән тәэмин итү, сөт, ит җитештерүне арттыру төп сораулар булырга тиеш. Терлекчелек продукциясен сатудан кергән акчалата табыш узган елгы табышның гомуми күләменә 63 процент тәшкил итте. Аңлашыла ки, терлекчелек беренче чиратта хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирә торган тармак булып тора. Сөт фермалары төзүгә дә күп өметләр баглыйлар. Быел өч ферма төзү планлаштырыла. Районда һәрберсендә 20дән алып 70 башка кадәр мөгезле эре терлек асрала торган егермедән артык гаилә фермасы булса да, киләчәк нәкъ менә югары технологияле гаилә фермаларына бәйле.
Уртак көч белән хәзерге шартларда җиңеп чыгарга мөмкин, ә районда сөт һәм ит кебек базарда сорала торган продукцияне арттыру өчен шартлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев