Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда чәчү уңышлы тәмамланды

Чистай районында чәчү тәмамланды. Район басуларында барлыгы 60 мең гектарга якын мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчелде, 37 мең гектар мәйданны сабан культуралары - арпа, бодай, борчак биләп тора.

Билгеле, чәчүне хуҗалыклар төрлечә алып барды: кемдер узган ел туңга сөрүдә максатчан эшләп ("Кутлушкино" хуҗалыгы) кыска срокларда чәчүне тәмамлады, ә кемдер язгы чәчү эшләрен зур авырлык белән генә үткәрде.
Финанслау, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуга да карамастан, "Вамин-Чистай" фирмасы механизаторлары чәчүне уңышлы уздырдылар, агрофирма хезмәтчәннәре булачак уңышка нигез салдылар.
Районның махсуслаштырылган хуҗалыкларында терлек азыгы өчен кукуруз, май ясау өчен рапс һәм көнбагыш чәчү төгәлләнә. Шулай ук терлекчелек ихтыяҗлары өчен берьеллык үлән чәчүгә дә игътибар бирелә - алар 7000гә якын гектарда чәчелгән. Күпьеллык үлән белән бергә алар районның терлекчелек тармагы өчен ышанычлы терәк булып торалар.
Авыл халкының эше җитәрлек әле, чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәргә һәм авыруларга каршы эшкәртергә кирәк. Шулай ук шытымга кадәрге һәм шытымнан соңгы тырмалау да кулланыла, чиста пар җирләрен чүп үләннәргә каршы эшкәртү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев