Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рапс сатып алучылар һәрвакытта да табылачак

Район хуҗалыкларында төп урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Катлаулы һава шартларына карамастан, туңга сөрү эше ярыйсы гына бара, кайбер хуҗалыкларда әлеге эш яртысыннан артыг­рак мәйданда башкарылган, димәк, тулы ышаныч белән киләсе елда безнең уңыш яхшы булачак дип әйтергә мөмкин. Уҗым культураларын чәчү азагына якынлаша - 17 мең гектарның 12 меңнән артыгы чәчелгән, хуҗалыкларда көн саен 50-100 гектар мәйданда чәчәләр.
Кукуруз җыю дәвам итә. Ул 4 меңнән артыграк гектарда җыеп алынган. Хуҗалыклар уртача 21,7 азык берәмлеге әзерләгәннәр һәм бу әле соңгы нәтиҗә түгел, чөнки кукуруз кебек үк кыйммәтле азык үсемлеге - рапс җыю дәвам итә. Рапс һәрвакытта да кирәк, ә хәзер коры елны бигрәк тә сатып алучылар күп. 7,3 мең гектардан әлегә 53,7 мең тонна уңыш җыйдылар. Рапс май гына түгел, ә терлек ашату өчен тотыла торган май түбе дә. "Йолдыз", "Тат.Агро" хуҗа­лык­­­ларында һәм ш.э. Бермелеевта рапсны җыя башладылар. Билгеле, аның уңышы көтелгәнчә югары түгел, әмма быелгы күрсәткечләр хуҗалыкларга бераз табыш алу мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев