Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Дуңгызларның Африка чумасына юл куймаска

Оренбург өлкәсе территориясендә күптән түгел дуңгызларның Африка чумасы очрагы кабыну ачыкланган.

Аның якынча Татарстан чикләреннән 160 километр ераклыкта гына урнашуын исәпкә алып, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе әлеге авыруны китереп чыгаручыны территориягә кертмәү буенча ашыгыч чаралар үткәрде.
"Сарсаз" ширкәтендә дә әлеге проблема уңаеннан җитди борчылалар. Йогышлы авыру еракта булса да, 16 мең баш дуңгыз асрала торган дуңгызчылык комплексы янәшәдә генә. Бирегә инфекция эләксә, барлык дуңгызларны да юк итәргә туры киләчәк. Ә бу әле башы гына: йөзләрчә авылда яшәүче эшсез калачак. Шуңа да "Сарсаз" ширкәте җитәкчелеге һәм Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Татар Сарсазы авылы клубында очрашу оештырдылар, барысы да егерме беренче гасырның яңа авыруы нәрсәгә китерүе турында видеофильм карадылар. Авыл халкы, дуңгызларның Африка чумасының йогышлы авыру булуы, әлеге авыруны йоктырган дуңгызларны яндыру юлы белән юк итүләре турында белделәр. Соңгы биш елда дуңгызларның Африка чумасы теркәлгән Россия төбәкләрендә 246 мең баш дуңгыз юк ителгән. Шул ук күләмдә йорт дуңгызлары да юкка чыгарылган. Дуңгызчылык хуҗалыклары һәм шәхси сектор 100әр миллион сум күләмендә зыян күрделәр. Ә алда безне нәрсә көтә?
Авылда моңа юл куймаска тырышачак­лар. Дуңгызчылык комплексының барлык белгечләре һәм хезмәтчәннәре беренче шикләнүләр күренүгә үк ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр дип кисәтелделәр. "Сарсаз" ширкәте директоры И. Садыйков берничә ел элек сыерлар арасында лейкоз авыруы иң көчле йогышлы авыру булган иде дип искә төшерде. Ә хәзер муниципаль районның ит производствосына тагын да көчлерәк авыру куркыныч тудыра. Шуңа да "Сарсаз" ширкәте хезмәтчәннәре дә, авыл халкы да әзер булырга тиешләр. Шик туган очракта тиз арада ветеринария табибларын чакыртырга кирәк, ә алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитәчәкләр. Үз вакытында чара күрмәсәң, соңга калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев