Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бер фермада күп, икенчесендә – буш

Кызганычка каршы, ел азагына республиканың кайбер фермаларында савымның кинәт кимүе күзәтелә ( ә бу азык җитәрлек булганда).

Республиканың эре агрохолдинглары - "Вамин-Татарстан" һәм "Красный Восток" быел сөт җитештерүдә узган ел белән чагыштырганда зур югалтулар кичерәләр.
ТР Президенты Р. Миңнеханов республиканың әлеге агрохолдингларга кергән кайбер хуҗалыкларының бер сыердан нибары 4-5 килограмм гына сөт савып алуын хурлык дип атады.
-Бу производство технологиясен үтәмәү,- диде Р. Миңнеханов,- терлек азыгы да, тәҗрибәле белгечләр дә җитәрлек. Савым кимү өчен бернинди сәбәп тә юк. Язын башка мәсьәлә, терлек азыгы да азрак булырга мөмкин, терлекләр үзләре дә кышлатудан арыйлар. Фермада кеше факторы да әһәмияткә ия. Хезмәт шартлары булдыру, махсус кием, инвентарь белән тәэмин итү дә производство күрсәткечләрендә роль уйный. Болар барысы бергә сөт җитештерүнең артуына китерә. Ә безнең хәзер нәрсә?
Район хуҗалыкларында ун айда терлекчелек эше йомгаклары һәм кышлату барышы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән район киңәшмәсендә катнашучылар да әлеге мәсьәләне хәл иттеләр. Анда муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты А. Симаков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ш. Шакиров, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Чистай районы республика ягыннан сөт җитештерү буенча каты тәнкыйтькә эләкте. Көн саен узган ел белән чагыштырганда 11-12 тонна сөт кимрәк савып алына. Бер тәүлеклек тулай савым 52 тонна тәшкил иткән Чистай районы өчен бу җитди сан, нәрсә дә булса эшләргә, стандарт булмаган чаралар күрергә, производство технологиясенә тирән анализ ясарга кирәк.
Семинарда катнашучылар мегафермада булдылар, сыерларны асрау белән таныштылар. Биредә хәзер инвестор алышты, "Чиста кыр" урынына алмашка "Ак Барс" авыл хуҗалыгы холдингы килде. Галактионово хуҗалыгында 4 меңнән артыграк мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1,5 меңен савым сыерлары тәшкил итә. Бүгенге көнгә уртача савым бер сыердан 9-10 килограмм тәшкил итә. "Галактионово" һәм "Йолдыз" хуҗалыклары белән чагыштырганда биредә сөт җитештерүнең кимүенә юл куймаганнар, әмма яңа җехнологияләр кулланыла торган яңа фермада табыш та югары булырга тиеш, әмма бу нигәдер күзәтелми. Нәрсә комачаулый соң? "Кутлушкино" хуҗалыгы, "Кулон" агрофирмасы, "Мөкаддисов" КФХсы фермаларында бер сыердан 12-14 килограмм сөт савып алалар. "Вамин-Чистай" фермасы бүлекчәләрендә бер сыердан кәҗә бирә торган күләмдә генә сөт савып алуларын ничек аңлатырга. Ерак барасы да түгел. "Наратлы" бүлегендә бер сыердан тәүлегенә 2,4 килограмм, "Мөслим"дә 3 килограмм сөт савып алалар. Билгеле хуҗалыкларның проблемалары бар, әмма бер сыердан савым кәҗә биргән сөттән дә азрак булырга тиеш түгел бит инде. Коммунистлар вакытында да моңа юл куймаганнар, әгәр шундый хәл булган икән, хуҗалык җитәкчесе партбилеты белән хушлашкан һәм эштән киткән.
Киңәшмәдә катнашучылар "Йолдыз" хуҗалыгы фермасында да булдылар. Биредә бракка чыгарылган сыерлар асрала. Хуҗалыкта аларны иткә җибәрмәгәннәр (бу иң гади вариант булыр иде), ә бәлки үгезләр сатып алып терлек санын арттырырга булганнар. Ит җитештерүне арттырудан кала савым да артырга тиеш әле. Ә биредә тупас азык та, сусыл азык та җитәрлек. "Йолдыз"да 250 баш савым сыеры асрала, Четырчеда да шулкадәр үк, әмма сөт җитештерү мәсьәләсендә терлекләр саныннан әллә ни артым сизелми, чөнки терлекләрне асрауның сыйфаты юк.
Терлекләрне асрау, аларны ашату буенча да технологияләрне үтәмәү бер фермада бик күп, ә икенчесендә бернәрсә дә булмауга китерә. Ә бит терлекчелек авыл хуҗалыгы берләшмәләренең үсүе өчен бердәнбер ысул диярлек, шуның өстенә төп юнәлеш, сөт җитештерү. Хәзер терлекләрне сую алып барылса да, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иткә бәя күтәрелгәнче көтәргә булганнар. Ә сөт һәрвакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев