Николай Степанович һәм Елена Ивановна Петровниннар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Алар бик аралашучан, мәрхәмәтле кешеләр, булганына шөкер итә белүчеләр. Алтын туйлары белән аларны котларга ЗАГС бүлегеннән дә килделәр. Алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар, истәлек медальләре алдылар.
Петровниннар гаиләсен чын мәгънәсендә елгачылар династиясенә кертергә мөмкин. Ул Николай Степановичның гомер буе йөзгән әти- әнисеннән башлана. Соңрак исә уллары да елгачылар училищесын тәмамлый, буксир теплоходында су киңлекләрендә юл яра башлый. Әмма менә, ни кызганыч, имгәнү алганнан соң, су киңлекләрен ташлап, ярга чыгарга мәҗбүр була.
Һәм менә нәкъ халык мәкалендәгечә килеп чыга: бәхетне табуда бәхетсезлек ярдәм итә. Ул судно ремонтлау заводына эшкә урнаша, шунда үзенең гүзәл Еленасын очрата. Ул заводта хисапчы булып эшли торган була. Беркөнне ул бар батырлыгын җыеп кыз янына килә, очрашуга чакыра. Төз гәүдәле, чибәр, аралашучан, мөлаем егет кызның күңеленә дә хуш килә.
- Беренче очрашуыгыз кайда булды? - дип сорыйм Елена Ивановнадан.
- «Мир» кинотеатры янында. Иптәш кызларым мине кинотеатрга кадәр озата бардылар, мин очрашуга көчле яклаучылар төркеме ярдәмендә бардым. Карыйм, ул да үзе генә түгел, кыюлык өчендер инде иптәш егете белән килгән. Бермәлне барысы да безне үзебезне генә калдырдылар да, юкка да чыктылар. Без исә кинога кердек. Өч ай очрашып йөргәннән соң өйләнешергә ниятләдек.
- Туганнарыгыз белән аны таныштыру ничек үтте?
- Мин ул вакытта авылда әни янында идем, ул исә минем артымнан килде.»Без өйләнешергә телибез!» дип дулкынлануын җиңә-җиңә ярып салды, әнидән кулымны сорады. Әниебез үзенең ризалыгын, хәер-фатихасын бирде, шул ук вакытта бирнәнең булмавы турында да моңсу гына әйтеп куйды. Ә Николай хәтта уйлап та тормыйча : «Бер дә кайгырмагыз, безнең барысы да булачак! Без үзебез эшләп алачакбыз» дип аны тынычландырырга ашыкты. Нәкъ менә шулай килеп чыга да, үз бәхетләрен алар үзләре төзи. Яшьләр унбиш ел Николай Степановичның әнисе белән бергәләп барак тибындагы ике катлы агач өйнең ундүрт метрлы бер бүлмәсендә яши. Гаилә исә ишәя бара - кызлары Инга белән Лира дөньяга килә. Аннары , ниһаять, алар бер фатирдан бер бүлмә алу бәхетенә ирешәләр. Ул да зур булмый, әмма шулай да үз почмагың. Соңгы утыз биш елларын алар Бутлеров урамындагы бөтен уңайлыклары булган фатирда яшиләр.
- Шундый матур, гадәти булмаган исемнәрне кызларыгызга кем кушты?
- Әтиләре шулай теләде, ә мин аны хупладым, чыннан да, яңгыравыклы, матур исемнәр. Иң мөһиме, алар кызларыбызның күңелләренә хуш килде, аларга бәхет китерде.
Хәзер исә елгачылар династиясен оныклары дәвам итә. Олы кызлары Инганың улы Максим капитан-механик, әтисе шулай ук елгачы. Лираның улы Алексей да елгачы һөнәрен сайлаган, ул күппрофильле көллияттә штурман булырга укый, быел беренче тапкыр навигациядә катнашкан. Әлеге хезмәт җиңелләрдән булмаса да, егетне елга романтикасы үзенә тарта.
Язын һәм җәен ирле-хатынлы Петровниннар дачада эшлиләр, башка гаиләләр кебек үк мул уңыш алып, кышка әзерләнәләр. Аларның туганнары бик күп, өйләреннән бервакытта да кеше өзелми. Һәр туган көнгә, балаларының, оныкларының шатлыкларына сөенеп яшиләр алар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»
Нет комментариев