Банк карталары белән астыртын эшләрдән сакланыгыз
Криминалистлар бәяләве буенча, ел саен кредит учреждениеләре клиентларының банк счетларыннан мошенниклар исәптән чыгарган суммалар йөзләрчә миллиард сумнан артып китә. "Мобиль банк" хезмәтеннән файдаланган пластик карталар һәм электрон янчыклар белән җинаятьләрнең саны елдан-ел арта бара.