Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-эндокринологы Елена Дворецкая тайпылышларның яшерен сигналлары, диабетны кисәтү һәм калкансыман бизне сәламәтләндерүче ризыклар турында сөйли
Безнең организм – барысы да үзара бәйләнгән катлаулы система. Аның җайга салынган эшендә гормоннар зур роль уйный. Алар матдәләр алмашына, энергия дәрәҗәсенә, кәефкә, иммунитетка һәм гомуми хәлгә йогынты ясый.
Ни өчен эндокрин сәламәтлекне кайгырту мөһим булуы һәм кайчан борчылырга кирәклеге турында Чистай үзәк район дәваханәсе эндокринологы Елена Дворецкая сөйләде.
– Ни өчен эндокрин системага шулкадәр зур игътибар бирәләр? Күпләр тайпылышлар килеп чыкканчыга кадәр гормоннар турында уйланмыйлар да бит.
– Эндокрин система – ул калкансыман биз генә түгел. Ул – органнарның тулы бер комплексы, алар гормоннар – биологик актив матдәләр эшләп чыгара, алар организмның барлык системалары: йөрәк-кан тамырлары системасыннан алып репродуктив системага кадәр эшчәнлеген көйли. Бу механизм өзеклек биргәндә, бөтен гәүдә газап чигә. Шунысы да бар, күп кенә эндокрин авырулар акрынлап, еллар дәвамында барлыкка килә һәм үзләрен озак вакыт белдермиләр. Шуңа күрә авыруларны кисәтү һәм иртә стадиядә ачыклау – сәламәтлекне саклауның нигезе.
– Ә тайпылышларга, гадәттә, нәрсә сәбәпче була?
– Сәбәпләр күп. Бу – нәселдәнлек тә, хроник авырулар да, даими стресс та, дөрес тукланмау, физик активлык җитмәү. Шулай ук экология һәм мөһим микроэлементлар, мәсәлән, йод кытлыгы да зур роль уйный. Шуны аңлау мөһим: эндокрин тайпылышлар буш урында барлыкка килми. Бу һәрвакыт тупланган куркыныч факторлар нәтиҗәсе.
– Иң киң таралган авыруларның берсе – шикәр авыруы. Кешеләргә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләгез әле.
– Чыннан да, шикәр авыруы бүген – эндокринологиянең төп проблемаларының берсе. Ул глюкоза алмашынуының бозылуы, бу вакытта кандагы шикәр күләме даими югары. Шунысы куркыныч: иртә этапларда диабет үзен сиздерми диярлек. Кеше аның белән айлар, хәтта еллар буе шикләнмичә яши ала.
Мин һәрвакыт организмның мондый сигналларына игътибар итәргә киңәш итәм:
– авыз кибү, даими сусау;
– еш сию, бигрәк тә төнлә;
– тиз ару, сәбәпсез хәлсезлек;
– гәүдә массасының кискен үзгәрүе;
– күз күреме начараю;
– хәтта кечкенә яраларның һәм тырналган урыннарның әкрен төзәлүе.
Нәселдәнлек, артык авырлыгы, кан басымы югары булган, шулай ук аз хәрәкәтләнүче кешеләргә аеруча сагаерга кирәк.
– Кешегә эндокринологка кайчан язылырга? Нинди билгеләрне игътибарсыз калдырырга ярамый?
– Табибка бару өчен сәбәпләр җитәрлек. Мин консультациягә килергә киңәш итәр идем, әгәр:
* сезнең якын туганнарыгызда шикәр яки калкансыман биз авырулары булса;
* сездә артык авырлык яки симерү булса;
* сез йөрәк тибешенең ешаюын сизсәгез, еш тирләсәгез яки, киресенчә, тирегез коры булса;
* сез тиз ярсып китсәгез, тиз арысагыз, даими хәлсезлек сизсәгез;
* сезне сусау һәм бәдрәфкә еш бару борчыса;
* хатын-кызларның күрем циклы бозылса;
* сез йөклелекне планлаштырсагыз яки авырлыклар белән очрашсагыз;
* сездә ниндидер эндокрин авыру булса.
– Диагностикага, гадәттә, нинди тикшеренүләр керә?
– Стандарт җыелмага кан анализлары – глюкоза дәрәҗәсен һәм гормональ профильне контрольдә тоту керә. Шулай ук без эндокрин органнарга, еш кына калкансыман бизгә УЗИ билгелибез. Кирәк булганда тирәнрәк тикшеренүләр ясыйбыз. Ләкин кабатлап әйтәм: иң мөһиме – табибка күренүдән курыкмаска. Вакытында ачыкланган тайпылышны төзәтү җиңелрәк.
– Авыруны кисәтү өчен сез нәрсә киңәш итәр идегез? Эндокрин системаны ничек сәламәт сакларга?
– Киңәшләр берничә һәм алар барысы да шактый гади, ләкин дисциплина таләп итәләр:
* даими рәвештә, хәтта берни дә борчымаса да, профилактик тикшерүләр узарга кирәк;
* баланслы итеп тукланырга, татлы һәм майлы ризыкларны артык ашамаска;
* физик активлыкны сакларга – көненә 30 минут булса да җәяү йөрергә;
* җитәрлек күләмдә су эчәргә;
* шикәр күләмен һәм башка күрсәткечләрне контрольдә тотарга, әгәр моны табиб киңәш иткән булса.
Иң мөһиме – үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү һәм вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.
– Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен үз рационыңа нинди ризыклар кертергә?
– Моның өчен мин ризык әзерләгәндә йодлы тоз кулланырга киңәш итәм. Шулай ук рационга йодка бай ризыклар: диңгез кәбестәсе, балык һәм диңгез продуктлары, хөрмә, шпинат, помидор кертү дә файдалы. Бу гади, әмма нәтиҗәле чара.
– Укучыларга нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Барыгызга да үзегезгә карата игътибарлы булуыгызны телим. Бүген сәламәтлек турында кайгырту – сүзләр генә түгел, ул иртәгә актив һәм тулы канлы тормышка реаль өлеш кертү. Даими тикшерү үзгәрешләрне вакытында ачыкларга һәм озак еллар сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Әгәр организмның өзеклек бирүен сизсәгез, табибка баруны кичектереп тормагыз. Исегездә тотыгыз: гормоннар – безнең организмның дирижерлары һәм аларның җайга салынган эше сезнең үз-үзегезне яхшы хис итүегезнең нигезе.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев