Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыш бабай үз компаниясенә чакыра
Чистай китапханәсендә совет заманының яңа ел әйберләренә багышланган күргәзмә ачарга планлаштырыла.
-
Кредит акчасына терлек сатып алырга табышлымы?
Соңгы вакытта авылда кече эшмәкәрлекне - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда Чистай районында 16 авыл кешесе шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кредит рәсмиләштергән.
-
Хәләл продукция җитештерү киңәйтеләчәк
Шимбә көнне Чистайда үткәрелгән форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың көньяк районнары мөселманнары белән очрашты.
-
Авыл халкы торак пунктларны төзекләндерүгә кертем суммасын билгеләде
Татарстан беренчеләрдән булып үзендә җирле мәдәни һәм хуҗалык итү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кертемнәрне ирекле кертү механизмын сынап карады. 2013 елда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада җирле территорияләрне үстерү проектларын дәүләтнең уртак финанслауда катнашу программасы тормышка ашырыла башлады, аның нигезендә үзара салымның җыелган һәр сумына бюджет җирлеккә тагын дүрт сум өсти.
-
Тилчә һәм нодуляр дерматит нәрсә белән яный?
Дуңгызларның Африка чумасы артыннан ук Татарстан чикләренә башка куркыныч авырулар - тилчә һәм нодуляр дерматит якынлашты.
-
Җиңү паркында танк куелачак
Чистайга чын танк алып кайттылар.
-
Медицина училищесы студентларына иминиятләнгән гражданнарның хокукларын яклау турында сөйләделәр
1 ноябрьдә медицина училищесының актлар залында Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фондының Чистай филиалы белгечләре дүртенче курс студентлары белән очрашу үткәрделәр.
-
Үзара салым буенча референдумнар авылларны төзекләндерү проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк
Хәзер үзара салым буенча референдумнар бер көнне - ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәреләчәк. Агымдагы елның август аенда ТРның муниципаль берәмлекләр Советы президиумы шундый карар кабул итте.
-
Хәбәрсез югалган чистайлы эзләнә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган 1978 елда туган Архипов Александр Геннадьевич эзләнә.
-
“Кама” яр буенда “Чиста ярлар” экологик акциясе узды
Әлеге чара яр буйларында санитар тәртип булдыру һәм яклау, җәмәгать активлыгын үстерү һәм гражданнарның табигатькә сак карашын формалаштыру максатында Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы канаты астында узды.
-
Банк карталары белән астыртын эшләрдән сакланыгыз
Криминалистлар бәяләве буенча, ел саен кредит учреждениеләре клиентларының банк счетларыннан мошенниклар исәптән чыгарган суммалар йөзләрчә миллиард сумнан артып китә. "Мобиль банк" хезмәтеннән файдаланган пластик карталар һәм электрон янчыклар белән җинаятьләрнең саны елдан-ел арта бара.
-
Сөт район чигеннән чыкмаячак
Чистайның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештерә торган сөтне районнан читтә тапшыруны кулайрак күрә иделәр. Соңгы атналарда республикада, шул исәптән безнең районда да, сөткә сатып алу бәясе арта башлады. Шушы уңайдан «Кутлушкино» фирмасы җитәкчелегенә Яшел Үзән сөт комбинатының Чистай филиалы вәкилләре сөтне Чистайда тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
Чистайлылар Петр флотилиясенең баткан судноларын эзләүдә катнаштылар
ТР Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарихында һәм А. Леонов исемендәге яшьләр су асты фәнни-тикшеренү отрядында катнашучылар өчен күләме буенча зур вакыйга булды.
-
Дүрт Өйле авылында яңа клуб ачылды
Дүрт Өйле авылында «Авыл клублары» республика максатчан программасы кысаларында торгызылган яңа күп функцияле үзәкне (клуб) тантаналы ачу булды.
-
Татарстанның тугыз районында Африка чумасы буенча карантин игълан ителде
Нурлат районында йорт хайванында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган.