Соңгы вакытта авылда кече эшмәкәрлекне - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда Чистай районында 16 авыл кешесе шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кредит рәсмиләштергән.
- Чистай районында ун ел эчендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга субсидияләнгән кредитлар алу мөмкинлегеннән 6,6 мең гаилә файдаланган, - ди муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрапов. - Кредитларны төрле максатларга - савым сыерларын, яшь мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр, атлар сатып алуга алалар.
Шулай, көз көне Кубасс авыл җирлегендә ташламалы кредитны Дойников һәм Сапеевларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары алганнар.
- Без кредит бирүнең әлеге төреннән беренче тапкыр файдаландык, - ди Березовка авылыннан Игорь Дойников. - Кирәкле барлык документларны җыйсаң, кредит субсидияләнә, димәк, процентлары да кими.
700 мең сум кредит акчасына без ун савым сыеры сатып алдык. Сөт сатудан кергән акча кредитны каплауга да, гаилә бюджетын тулыландыруга да җитәчәк. Хәзер сөт җыючы бездән сөтне бер литры 22 сумнан ала, безне бу бәя канәгатьләндерә.
Үз бизнесын Игорь Евгеньевич 12 ел элек, Чистайдан Кубасс янындагы Березовка авылына күченеп килгәч башлап җибәрә. Башта тормыш иптәше белән симертүгә үгезләр асраганнар, шуннан соң савым көтүлеге тотарга уйлаганнар. Бу карар аларга җиңел бирелмәгән, чөнки терлек азыгы кирәк, әмма барыбер бу эшкә алынырга булганнар һәм оттырмаганнар. Бүген Дойниковлар абзарында беренчегә бозаулаган ун сыер, бозаулар бар.
- Игорь Дойников товар һәм нәселле таналар сатып алуга программа буенча тиешле субсидия алды, - дип хәбәр итте Нәкыйп Шәрапов. - Ул "Россельхозбанк"тан еллык 14,9 процент белән кредит алганлыктан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңа 11 процентны кире кайтарачак (ягъни эшмәкәр еллык 3,9 процент кына түләячәк).
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев