Чистополь-информ

Чистопольский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

“Объектив” аша караш

Психологик-педагогик үзәктә "Объектив" проекты кысаларында чираттагы очрашу булды.

Бирегә риск төркеменә кергән һәм шартлы хөкем ителгәннәр, шулай ук фотоэш белән мавыккан яшүсмерләр килгәннәр иде. Әлеге мастер-класслар "Объектив" грант проекты кысаларында үтә, ул авыр тормыш хәлендә калган яшь кешеләрне уңышлы җайлашуга шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Аның үзгәлеге шуннан гыйбарәт, файдаланыла торган фототерапия элементлары балаларны психологик гармониягә, яңа практик күнекмәләргә ия булуга, һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итәчәкләр.
Киләчәктә "Минем дөньям-минем шәһәрем" дигән фотокүргәзмә оештыру күздә тотыла. Биредә мәктәп һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар "Минем шәһәрем", "Натюрморт", "Портрет", "Нәфис фотография", "Пейзаж" номина­цияләрендә үз иҗат эшләрен күрсәтә алачаклар. Киләчәктә яшүсмерләрне кызыклы очрашулар көтә. Болар коллаж, ток-шоу, тренинглар. Әлеге конкурсның бик кызык үтәчәгенә ышанабыз. Чөнки безнең балаларыбыз сәләтле һәм иҗат белән мавыгучан. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»


“Объектив” аша караш

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев