Чистополь-информ

Чистопольский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Казанда Чистай көннәре

Дәүләт рәсем сәнгате музееның күргәзмә залында "Кама буендагы ерак Чистай" дигән күргәзмә ачылды.

Бу Казан коллегаларының һәм шәһәребезнең музейлар берләшмәсенең бердәм проекты, ул Чистайның 230 еллыгына багышланган. Тәкъдим итүдә муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, аның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Елена Курбатова, иҗат коллективлары, безнең якташларыбыз булдылар. Аны ачуда чыгыш ясап, Илдус Тәлгать улы татарстанлыларга юбиляр шәһәрнең үзгә бай тарихы, аның мәдәнияты, иҗади мирасы һәм замандашларыбызның потенциалы белән танышырга мөмкинлек бирүче вакыйганың аерым мөһимлеген ассызыклады.
Бу - булачак туристик үзәкнең, Кама аръягы энҗесенең үзенә күрә визит карточкасы. Тематик экспозицияләр әзерләү белән шөгыльләнүче Чистай музей хезмәткәрләренең интеллектуаль продуктын күтәрү буенча эшнең перспективалы юнәлешен республика дәрәҗәсенә җиткерүгә нигез салынды.
Музей берләшмәсе директоры Любовь Демченко билгеләп үткәнчә, күргәзмә залының профиле күргәзмә тематикасын билгеләде. Өяз шәһәре музее һәм Б. Пастернак мемориаль музее фондларыннан дүрт коллекция тәкъдим ителгән. Шәхси коллекцияне, болар фотографияләр, китаплар, Чистайда Бөек Ватан сугышы елларында әдәбият, мәдәният, сәнгать эшлеклеләренең яшәгән чорын чагылдырган вакытлы матбугатны безнең танылган якташыбыз Наил Вәлиев тәкъдим итте.
Күргәзмә экспонатлары Иван Нестеровның график хезмәтләрендә һәм зур чорны үз эченә алган фотографияләрендә гәүдәләндерелгән Чистай тарихын күзәтергә ярдәм итәләр. Борис Шубинның сәнгати керамикасы, аның кабатланмас эшләнмәләре - останың халык кул эшләрен яңадан торгызу буенча хезмәте һәм яңа технологияләр эшләүдә нигезле сүзе кызыксыну уяталар.
Чистайлыларның гадәткә кергән кунакчыллыгы турында самоварлар коллекциясе искә төшерә.
Рәссам Фидаил Исхаковның эшләре сериясе шәһәрнең борынгы биналарына багышланган, аларның күбесе, кызганычка каршы, инде юкка чыкканнар. Чистайның үзгә табигате, архитектура һәйкәлләре җирле осталар Радик Минһаҗев, Наилә Нигъмәтҗанова, Ольга Пискунова, Павел Самойлов, Анатолий Зиновьев, Анатолий Дерновның иҗатында күренә.
РФ һәм ТРның фоторәссамнары союзы әгъзасы Фәрит Гобәевнең фотоэшләрендә Кама буендагы мөлаем шәһәр югарыдан тәкъдим ителә.
Милли иҗат коллективларының - "Русская песня" театрының, "Сөмбел" халык җыр һәм бию ансамбленең, "Илем" халык фольклор ансамбленең, балалар сәнгать мәктәбенең "Акварель" халык кораллары ансамбленең чыгышлары бәйрәмнең бизәге булдылар. Икмәк заводы чыгара торган продукциясенең менә дигән күргәзмәсен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»


Казанда Чистай көннәре

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев