Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Банк карталары белән астыртын эшләрдән сакланыгыз

Криминалистлар бәяләве буенча, ел саен кредит учреждениеләре клиентларының банк счетларыннан мошенниклар исәптән чыгарган суммалар йөзләрчә миллиард сумнан артып китә. "Мобиль банк" хезмәтеннән файдаланган пластик карталар һәм электрон янчыклар белән җинаятьләрнең саны елдан-ел арта бара.

Татарстан Республикасы прокуратурасы каршындагы җәмәгать советы тарафыннан банк карталарын куркынычсыз куллану турында белешмәлек эшләнде. Кулланучыларга банк карталарыннан файдалануның гади кагыйдәләре, шулай ук банк картасыннан акча алынуының законлы булуына карата шик булганда гражданнарга нәрсә эшләргә кирәклеге турында җентекле аңлатыла. Белешмәлектә гражданинның рөхсәтеннән башка һәм законсыз ысул белән банк картасыннан алынган акчаны кире кайтару өчен эш тәртибе күрсәтелә. Беләшмәлектән файдаланырга уңайлы булсын өчен банкка яки судка мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документлар: банк картасы ярдәмендә башкарылган операцияләр белән килешмәү һәм зыянны каплау турында иск гаризалары үрнәкләре китерелә.
Югарыда күрсәтелгән тәкъдимнәр белән тагын да тулырак Татарстан Республикасының www.prokrt.ru рәсми сайтында "Прокурор аңлатма бирә" дигән бүлегендә танышырга мөмкин.
Н. Олюшкина, Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай банк карталары