Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк универмаг янды

20 декабрьдә, 19 сәгатьтә, Ленин урамында урнашкан үзәк универмаг януы турында хәбәр керә.

Сәүдә үзәгендә урнашкан «Кедр» даруханәсе фармацевты кичке сәгать җиделәр тирәсендә автомат янгын сигнализациясе тавышын ишетә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта.
Янгын вакыт үткән саен көчәя генә бара. Беренче кизү каравылы ут чыгу урынына килгәндә, 19 сәгать 14 минутта, универмагның беренче катыннан кара төтен чыга торган булган.
Янгынны сүндерүгә 12 берәмлек техника җәлеп ителә. Ут чыгу урынына эре янгыннарны сүндерү буенча Яр Чаллы терәк пунктыннан 8 берәмлек техника составында ярдәм җибәрелә.
Янгын мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Ут чыгуның урыны, фаразлар буенча, бинаның иске өлешендә, беренче катта урнашкан ювелир остаханәсе.
Икенче көнне вакыйга урынына күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инс­пекторлары килделәр. Алар янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен универмаг бинасын тикшерделәр. Берничә фараз чыгарыла, шул исәптән, ут төртү.
Үзәк универмагта зур сәүдә мәйданчыклары янып бетә. Анда барлыгы 100дән артыграк арендатор эшләгән. Күпчелек эшмәкәрләрнең сәүдә урыннары бинаның иске өлешендә урнашкан. Нәкъ биредә янгын чыга да инде, янгыннан сәүдә җиһазы, товар зыян күрә.
- Ике йөзгә якын кеше вакытлыча эш урынын югалтты, - дип хәбәр иттеләр шәхси эшмәкәрләр арасында безнең чыганакларыбыз. - Матди зыянның күләме йөзләрчә миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.
Безнең мәгълүматлар буенча, сәүдә комплексы хуҗасы бинаны иминиятләштергән. Әмма шәхси эшмәкәрләр үз товарларын иминиятләштермәгәннәр, димәк, аларга зур чыгымнарны күтәрергә туры киләчәк.
Иртә белән, үзәк универмагта янгын сүндерелгәннән соң, анда сәүдә урыннарын арендалаган, шуның белән бергә сәүдәге бернинди катнашы булмаган чистайлылар да үтеп керергә омтылдылар.
Иртән-иртүк полицейскийлар үзәк универмаг тирәле постлар куйдылар, янган бинага үтеп керү очракларын кисәттеләр.
Талау очракларын кисәтү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисов янган бина тирәли металл койма тезеп чыгарга боера. Моннан тыш, биредә төнлә белән полиция постлары кизү торачаклар, ә кибет тирәле утлар яктыртачак.
Соңрак билгеле булганча, универмагның икенче катында «Зоофобус» (Омск шәһәре) күчмә зоопаркыннан 60тан артыграк экзотик җәнлек күргәзмәсе була. Янгын вакытында «Ваш дом» кибете хезмәткәрләре хайваннарның яз­мышына битараф калмаганнар, 4 маймылны, 5 попугайны, 5 сөйрәлүче хайванны коткарып калганнар. Икенче көнне бинаны тикшергәндә исән калган маймыл табыла. Расланмаган мәгълүматларга караганда, чистайлылар яратып өлгергән янут Ксюша шулай ук коткарылган. Кызганычка каршы, башка җәнлекләр һәлак булганнар.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләргә яна торган бина эчендә җәнлекләр булуы турында хәбәр ителмәгән. Шуңа күрә җәнлекләрне эвакуацияләү вакыты файдалана алмый калына, ә бина эче көчле төтенли башлый.
м башка экзотик җәнлекләр була.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре сәүдә мәйданчыкларын тикшереп чыкканнан соң, бирегә бинаны чистарту өчен кешеләр киләчәк. Ремонт үткәрелгәннән соң, үзәк универмагта сәүдә эшчәнлеге торгызылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай универмаг